Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл сөенече

Безнең районда республи- ка программасы нигезендә ка- питаль ремонт үткәрелмәгән мәктәпләр, балалар бакчалары калмады да диярлек.

Мисал өчен, быел мәгълүм программа белән Олы Мишә авылы балалар бакчасы, Әбде белән Сауш төп мәктәпләре төзекләндерелә.

Олы Мишә һәм Сауш авылларындагы балалар бакчалары төзекләндерелгәннән соң мәктәп бинасында урын ала. Әбде мәктәбендә исә “шесть в одном” - авыл клубы, китапханә, авыл җирлеге, АТС (автомат телефон станциясе), почта бүлекчәсе урын алачак. Дистә ел эчендә мәгълүм программа нигезендә республикада йөзләгән балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, авыл клублары, фельдшерлыкакушерлык пунктлары һәм башка социаль объектлар төзелеп, төзекләндерелеп файдалануга тапшырылды. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән алар бүген дә уңышлы эшләп киләләр. “Илебез нинди генә икътисадый кыенлыклар кичермәсен, күрше дәүләтләр тарафыннан нинди генә санкцияләр кертелмәсен, бу уникаль күренеш булып кала бирә. “Республика тарихында моның кадәр мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар төзелгәне, төзекләндерелгәне булмады. Киләчәктә бу объектлар буш тормасын иде”, - дип белдерде ул күптән түгел Лаеш районының Никольское авылында утызынчы тапкыр узган “Каравон” фестивален ачу тантанасында. Бу көнне районның Столбище авылында яңа мәдәният йорты ачылды.

Сауш төп мәктәбендә бу күләмле һәм җаваплы эшкә февраль аенда җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре алынды. Дөрес, Сауш мәктәбе бинасы ча гыштырмача “яшь” бина әле. Ул 2010 елда төзелеп файдалануга тапшырылган иде. Шуңадыр, иң элек әлеге программа белән 30- 35 еллар элек төзелгән мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар төзекләндерелде. Иң элек Сауш төп мәктәбенең иске түбәсе заманча материалга – профнастилга, агач рамлы тәрзәләр пла- стик тәрәзәләргә алыштырылган. Хәзер төзүчеләр мәктәпнең диварын сайдинг белән тышлыйлар. Дивар белән сайдинг арасында җылылык саклый торган материал куелып барыла. Түбәне дә әлеге бригада яңарткан.

- Эш күләме билгеле. Төзелеш материалларына кытлык кичермибез. Шул сәбәпле, биредә эшнең туктап торганы юк, - диде алар. Әлеге дә баягы, башта аларга түбәдә эшләргә туры килсә, хәзер исә басма-такталарда йөрергә кирәк. Эшләре бик катлаулы һәм хәтәр. Хезмәтне саклау мәсьәләләре беренче планда булырга тиеш.

- Хәзер балта осталары бригадасы диварларны тышлау белән мәшгуль. Балалар бакчасы буласы өлештә реконструкция эшләре төгәлләнеп килә. Бакча диварлары штукатурланды, акшарлау эшләре бара. Тиздән ишекләр куелып, буяу эшләре башкарылачак. Күргәнегезчә, ашханәдә демонтаж эшләре башланып китте. Мәктәптә укулар тәмам. Димәк, мәктәп эчендәге эшләрне иркенләп башлап булачак. Алга таба җылылык, электр, суүткәргечләрне, канализация торбаларын алыштыру кебек үтә четерекле һәм мәшәкатьле эшләр башкарылачак. Соңыннан бина тирәли отмостка ясалачак. Биредә төзүчеләр прораб Альмир Гатиятуллин җитәкчелегендә хезмәт куя. Яшь кенә булса да, үзенең эшен зур осталык һәм бирелгәнлек белән башкара. Ул һәм әтисе Рафил җитәкчелегендә төзекләндерелгән биналар эчке матурлыклары белән генә түгел, тышкы кыяфәтләре белән дә авылларыбызны бизәп торалар. Узган ел әлегедәй куанычлы хисләрне Лесной бистәсе балалары һәм әти-әниләре һәм, мәдәният йорты төзекләндерелгәч, Айдар авылы халкы кичергән иде, – диде җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте җитәкчесе Илсур Зиннәтуллин, эш барышы белән таныштырып.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев