Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл яшәргә омтыла

Һәр авылның үзенең тормыш юлы һәм ул төрлечә. Кайсы елларда, кем тарафыннан барлыкка килгән? Кем беренче булып нигез салган? Ник юкка чыгу куркынычы яный? Юл юкмы? Кибет, яисә мәктәп ябылу сәбәплеме? Әлеге сораулар мине районыбызның Ключище авылына алып килделәр дә инде.

Теләче авылыннан 3 км ераклыкта урнашкан авыл XVIII гасырда нигезләнгән. Авылга газ кергән, электр линияләре яңартылган. Авылда хәзер төзелешләр бара, йортлар салалар, ләкин алар җәй көне генә яшәп, кышка китеп баралар. Табигате бик матур. Шушы матурлыкны юлсызлык кына саклый күрәмсең...

1860 елларга кадәр мондагы халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Игенчелек, терлек үрчетү, итек, башмак, киез итек өчен агач колодкалар ясау белән шөгыльләнәләр. 20 гасыр башында биредә земство мәктәбе, кибет, 2 вак лавка эшли. Халык саны турында да мәгълүмат язасым килә: 1859 елда - 540, 1920 елда - 810, 1938 елда - 452, 1970 елда - 100, 1989 елда-23 кеше. 2020 нче елда 7 кеше, хәзерге көндә инде 5 кенә кеше яши, барысы да руслар. Анда яшәүчеләрнең кайберләре белән аралашырга да туры килде.

Башкалардан аермалы буларак, шушы авылда туып үскән Галина Владимировна Дубровина Авыл яшәргә омтыла авылда күптәннән яши. Шармыш авылында мәктәп тәмамлаганнан соң Казанга китеп “Спартак” аяк киемнәре фабрикасына эшкә урнаша, бер үк вакытта училищеда укып чыга. 39 ел шунда фабрикада хезмәт куя. “Авылда әти-әниләр вафат булгач, кайтып, иске өйне сүтеп, яңаны салдык. Пенсиягә чыккач, җәй буе шушында кайтып тора идек. 2010 елны тормыш иптәшем әйдә кыш көне дә торып карыйк әле, диде дә, шулай авылда бөтенләй торып калдык. Ике улыбыз бар, шәһәрдә яшиләр. Оныклар еш кайта яныма. Иптәшемнең вафатына 11 ел инде, хәзер үзем генә яшим. Казанга бөтенләй китәсем килми инде хәзер. Табигате бик матур, тыныч. Шәһәрдә ыгы-зыгы анда. Азык-төлекне энем алып кайтып бирә. Алар дүрт ел элек кайтып, гаиләсе белән шушында йорт салып яши башладылар”, - дип кыска гына тормыш юлын, хәзерге вакытта ничек яшәвен сөйләп бирде ул. Бакча тутырып чәчәкләр утырткан энесенең хатыны Татьяна Александровна белән дә сөйләшеп алдым. “Пенсиягә чыккач, дүрт ел элек, Сургуттан кайтып урнаштык. Безгә бик ошый монда. Җәй көне җиләк, гөмбә җыябыз. Балык тотабыз. Күлдә рәхәтләнеп су коенабыз”, - диде ул.

Ә Василий Владимирович Барабаш гаиләсе белән 1995 елдан бирле яши икән авылда. Аның әбисе шушы авылныкы булган. Өй салып чыкканнар алар. Василий Владимирович авыл тарихы белән хәйраннан кызыксына башлаган. Тарихны өйрәнгән. “Өске якта (кулы белән күрсәтә) мәктәп булган. Тарихка, элегрәк елларга әйләнеп кайтсак, мәктәп урынында башта бай сәүдәгәр утары була. Ул агачлар белән сату итә торган була. Аның утырткан агачларының кайберләре әле дә исән әле... Аннан соң бу бинадан мәктәп ясыйлар инде. Бик матур уникаль күлебез бар. Әлеге күлгә 17 чишмә коюын беләбез. Анда бик матур чәчәкләр – кувшинкалар һәм лилияләр үсә”, - дип авылның табигатенә сокланып, бик тәмләп сөйләп бирде ул.

Ключище авылы турында башка истәлекләр таба алмадым. Тарихны белүчеләр яшәми инде авылда. Шулай да үземә яңалык ачтым - Татарстанның хуҗалык һәм идарә эшлеклесе, мактаулы тимерьюлчы, Россия, Татарстан, Марий Ил һәм Чувашиянең атказанган транспорт хезмәткәре, 1994— 1998 елларда Әгерҗе районы башлыгы булып торган Иван Алексей улы Белов (1953-2021) туган авыл икән. Иван Алексеевич 1998 елдан 2010 елга кадәр Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе белән җитәкчелек итә. Алатырь тимер юл техникумын, Мәскәүдә Бөтенсоюз тимер юл транспорты инженерлары институтын (1981, читтән торып) тәмамлаган. Армиядә хезмәт иткән. 2021 елда 68 яшендә вафат була ул. Эшлеклелек һәм кешелек сыйфатлары аңа коллегалары һәм республика җәмәгатьчелеге арасында лаеклы дәрәҗә, танылу һәм зур хөрмәт алып килә. Югары профессиональлек, үзенә һәм үз кул астында эшләүчеләргә карата таләпчәнлек, кушылган эш өчен җаваплылык хисе, кешеләргә карата игътибарлы һәм сак мөнәсәбәт кебек сыйфатлар хас була аңа.

Кайчандыр гөрләп торган (1920 елда – 810 кеше яшәгән!) авыл буйлап барам: машинам тәрәзәсеннән бушап калган иске йортлар, үзләре генә калган ялгыз капкалар күренеп кала. Бу күренеш күңелне тырный, шомландыра. Авылның бетү ягына баруына ышанасы килми.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев