Авылыбыз горурлыгы - Тәлгать Касыйм улы Сираҗетдинов (район бәйгесе кысаларында)
Мин – Сауш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Рахматуллин Данияр. Туган авылымны, аның кешеләрен, табигатен – барысын да яратам. Авылыбызның горурланып сөйләрлек шәхесләре бар. Шуларның берсе - Тәлгать Касыйм улы Сираҗетдинов. Сүзем нәкъ менә аның турында булыр.
Сираҗетдинов Тәлгать Касыйм улы — математик, механика гыйлеме белгече, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының "Идарә, маркетинг һәм эшкуарлык" кафедрасы мөдире (элеккеге КАИ); ТАССР (1970), РСФСР (1982) атказанган фән һәм техника эшлеклесе.
Тәлгать Касыймович 1927 елның 13 ноябрендә Татарстан АССРның Саба районы Сауш авылында туа. 1950 елда Казан авиация институтын тәмамлый, 1952 елдан КАИда ассистент, аннары доцент булып эшли. 1953 елда кандидатлык, 1967 елда докторлык диссертациясен яклый.
1967 елдан 1998 елга кадәр КАИда очыш динамикасы һәм идарәсе кафедрасын төзи һәм җитәкли. 1978-1984 елларда КАИ ның фәнни эшләре буенча проректоры була. 1991 елдан КАИда идарә һәм эшкуарлык факультетын оештыра һәм аның беренче деканы була.
Космосны үзләштерүгә өлеш керткән өчен Мактау ордены, Ю.А.Гагарин исемендәге медаль, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнгән.
300 дән артык фәнни мәкалә авторы, шул исәптән 14 монография. Аның булышлыгында газ динамикасының вариацион бурычларын хәл итүгә яңа алым тәкъдим ителде, бу яңа алым «Гудерлей - Армитейдж - Сираҗетдинов методы» дип аталды. Академик Сираҗетдинов – халыкара танылуга ирешкән математик. Ул - Америка фәнни җәмгыятенең хокукый әгъзасы, Бразилия федераль университеты, Нанкин авиация институты, Пекин фән һәм техника университеты белән хезмәттәшлек итә.
Ул 44 фән кандидаты, 7 фән докторын әзерли. Борынгы шәрыкъ фәлсәфәсе, суфичылык шигърияте белән кызыксына.
Энесе Йосыф Сираҗетдинов – Сауш мәчетен салдыруда башлап йөрүче була, авыл халкын гарәп графикасына, укырга, язарга өйрәтә. Авылыбызның хәзерге имамы – Марат Сәйфетдинов аның шәкерте.
Әтисе - Касыйм Сираҗетдинов Саба районында Ленин ордены алган бердәнбер укытучы.
Кызы һәм улы, оныкларының 3 се КАИ тәмамлап, фәнни юлдан китәләр. Рифкать Тәлгатович – профессор, техник фәннәр докторы.
Сираҗетдиновлар гаиләсе – фән династияләре буенча Татарстан Республикасының “Алтын китабына” кертелгән.
2016 елның 3 гыйнварында 89 нчы яшендә Тәлгать Касыймов улы Сираҗетдинов вафат була, туган авылы Саушта җирләнә. Сауш урамнарының берсенә Сираҗетдиновлар исеме бирелгән. Без укый торган мәктәп тә Сираҗетдиновлар урамында урнашкан.
2022 нче елның 9 нчы декабрендә, беренче тапкыр, Теләче районы Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында, КНИТУ-КАИ белән берлектә, укучыларның "Академик Т.К.Сираҗетдинов укулары" фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе Тәлгать Касыйм улының 95 еллыгына багышлап үткәрелде. Конференциягә академикның улы - профессор, техник фәннәр докторы Рифкать Тәлгать улы Сираҗетдинов, Тәлгать Касыйм улының укучысы - техник фәннәр кандидаты Зинәтулла Гамир улы Шиһапов кайткан иде.
"Академик Тәлгать Касыйм улы Сираҗетдинов укулары"н оештыруны башлап йөрүче, чыгарылыш сыйныф укучыларына КАИга керергә өстәмә баллар алу мөмкинлеген булдыручы җитәкчебез ул – мәктәбебез директоры Хәсәнова Альбина Мөбәрәкҗан кызы.
2022 нче елдан башлап конференция үз эшчәнлеген дәвам итә. Бу уку елында "Академик Тәлгать Касыйм улы Сираҗетдинов укулары" 21 нче март көнне үткәрелде. Шулай ук Казаннан мәртәбәле кунаклар да кайткан иде. Алар һәр укучының чыгышын игътибар белән тыңлап, үзләренең бәяләрен, киңәшләрен бирделәр. Бу эшчәнлек дәвамлы булса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев