Авылыбызда чишмәләр җыры тынмасын!
Кеше гомер буе Җир йөзендәге мәңгелек кыйммәтләрнең берсе булган чишмәләрнең тылсым көченә табынган, алардан көч алган.
Урманда, басуларда, болыннарда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә буенча килеп чыксаң, суның чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың. “Челтер-челтер чишмә ага. Авылда туып үсеп читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта. Һәр авылның үз чишмәсе бар. Кешеләр чишмәләргә матур-матур исемнәр биргән... “Туган як чишмәсе, магнит кебек, ераклардан үзенә тарта”, - дип яза Касыйм Тәхау. Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар тарихыннан олы тарихыбыз – туган илебез, Ватаныбыз тарихы туа.Ә Ватаныбыз тарихын белү – һәммәбезнең дә бурычы.
Барыбызга да билгеле, хәзерге заманда халыкның чишмәләрдән файдалануы. Шул исәптән аларга карата игътибар да кими төште.Мин үзем дә туган авылым Олы Мәтәскә җирлегендә чишмәләрнең шактый икәнен белсәм дә, аларның атамаларын белми идем. Кайсыберләренең атамалары таныш булса да, ни өчен шулай аталганлыгы мине кызыксындырды. Шулардан чыгып мин үз авылым тирәсендәге чишмә, сулыкларның аталу тарихларын, аларның бүгенге көндәге торышын өйрәнүне үземә максат итеп куйдым .
Авылым тарихы.
Безнең авыл барлыкка килгәнче бу урыннар адәм керә алмаслык сазлык һәм куе урман булган. Ә урман уртасыннан челтерәп чишмә аккан. Кешеләр үзләренә тормыш итү өчен су якын булган урыннар эзләгәннәр.Төрек-Тәмте авылыннан хәзерге Тәмте- Мәтәскә авылына үзенең гаиләсе белән Мөтәси исемле кеше килеп урнаша. Акрынлап монда кечкенә генә бер авыл барлыкка килгән. Һәм бу авылга Мөтәси хөрмәтенә һәм Төрек-Тәмтедән килеп утырганга Тәмте-Мәтәскә дип исем биргәннәр. Озак та үтмәгән Тәмте-Мәтәскәдән берничә гаилә үзләреннән ерак булмаган урман уртасындагы чишмә буена килеп утырган. Акрынлап монда килеп урнашучылар күбәйгән, авыл вакытлар узу белән зурайган. Урманның күп өлешен кискәннәр, чистартканнар. Казып юллар салганнар. Авылга Олы Мәтәскә дип исем биргәннәр. Монда яшәүче халыкның төп кәсебе игенчелек булган. Төп халкы татарлар .Саф татар телендә сөйләшәләр.
Җир йөзендә бер тамчы суга зарыккан ком чүле, далалы кыйтгалар бар. Табигать – Анабыз Теләче төбәген дәрьялар белән бизәмәсә дә, татлы сулы чишмәләребез бихисап. Бу яктан Ходай безне рәнҗетмәгән. Агымсуларга бай безнең яшәгән төбәгебез.
Билгеле булганча, елга—суларны бабаларыбыз изгеләштергәннәр, аларга гыйбадәт кылганнар. Шуңа күрә чишмә - чыганаклар турында аерым сөйләп китү урынлы булыр.
Бүгенге көндә Олы Мәтәскә авылы җирлегендә 15тән артык чишмә бар. Авылның иң газиз бер өлеше итеп, яратып, матур атамалар да кушканнар чишмәләргә: Фазыл чишмәсе, Ташчишмә, Тау асты чишмәсе, Фәризә чишмәсе, Салкын чишмә, Ярмәк чишмәсе, Үткәвәл чишмәсе... . Бу су чыганаклары халык тормышының истәлек—хатирәләре һәм олы тарихы турында сөйлиләр.
Чишмәләрнең аталу тарихы безгә ниләр сөйли?
Җырларда җырланган Фазыл чишмәсе ...
Нигә «Фазыл чишмәсе»? Кем ул Фазыл? Нигә халык теленә кергән, нигә моң булып киткән?». Бу сорау мине аеруча нык кызыксындырды. Чөнки көе халыкныкы, сүзләрен Сибгат Хәким иҗат иткән “Фазыл чишмәсе “ җыры безнең авылдагы чишмә турында икән бит.
Бу җырның бәләкәй генә тарихы бар. Минем туган авылымда “Фазыл чишмәсе” дип аталган чишмә бар. 1946 нчы елда баянчы Рокыя Ибраһимовага шул авылда булырга туры килә. Эштән соң кичен авыл яшьләре белән шул чишмә буена бара. Ул яшьләрнең уйнап, җырлап күңел ача торган урыннары була. Уен-көлке арасында гармунчы егет бик күңелле һәм Рокыяга таныш булмаган яңа бер көй уйнап җибәрә. Яшьләр кушылалар. Шунда Рокыя Ибраһимова көйне отып ала. Ләкин аның үзенә беркетелгән сүзләре һәм исеме булмый. “Яңа көй” дип кенә йөртәләр икән. “Фазыл чишмәсе” буенда җырлаганга, аңа “Фазыл чишмәсе” дип исем куючы да Рокыя Ибраһимова була. Берникадәр вакыттан соң “Фазыл чишмәсе” көе Сибгат Хәким сүзләре белән Гөлсем Сөләйманова һәм Рокыя Ибраһимова башкаруында радио концертында яңгырый. Хәзерге вакытта да бу җырны төрле җырчылар , җыр коллективлары яратып башкаралар. Менә шулай туа “Фазыл чишмәсе” җыры. Мин бу җыр тарихының туган авылым белән бәйле булуы белән бик горурланам.
Шәмсебану чишмәсе. Бу чишмә авылның төньяк-көнбатышындагы Үткәвәл елгасының биек уң як ярыннан челтерәп ага. Җәйге челләдә печән чабып тәмам аргач , урманнан кайтырга чыккан Шәмебану атлы авыл хатыны хәлсезләнеп җиргә егыла. Шул мизгелдә могҗиза була . Якында гына чишмә бәреп чыга. Аның салкын суын эчеп аякка баса ул. Әби үзе исән түгел инде. Изге күңелле булганга,аның исеме халык телендә һаман яши. Ә чишмәгә Шәмсебану чишмәсе дип исем бирәләр.
Үткәвәл чишмәсе. Бу чишмәнең дә тарихы кызыклы. Ул авыл очындагы Үткәвәл урамы башындагы елганың сул як ярында урнашкан. Исеме дә шуның белән бәйле. Ә Үткәвәл атамасының тарихы мондыйрак... Авылда борынгы заманнарда Үлмәскол исемле кеше яшәгән . Аның җиде улы булган. 17 нче гасырда Иван Грозный татарларны үз диненә кертү өчен татар авылларына поход башлаган. Тәре походы отряды безнең авылга да килгән. Үлмәсколның уллары әкият батырлары кебек көчле булганнар. Алар тәре походы отрядына каршы сугышка күтәрелгәннәр. Егетләргә халык та кушылган. Халык ачуына каршы тора алмаган тәре походы отряды авылны ташлап чыгып киткән. Отряд Питрәч районы Кәвәл авылына таба юнәлгән . Иван Грозный отряды чыгып киткән урамны “Путь Ковали “ дип атап йөртә башлаганнар . Халык теленә исә ул Үткәвәл урамы дип кереп калган, бүгенге көндә дә шулай аталып йөртелә. Үткәвәл чишмәсенең суы искиткеч тәмле. Бик тә күптәнге чишмә булганга чишмә соңгы елларда саега , аңа юкка чыгу куркынычы яный башлаган иде хәтта. Узган ел авылыбызның изге күңелле ир-атлары чишмәне төзекләндерделәр, аңа яңа тормыш бирделәр. Югарыда атап үтелгән урыс отрядында бер хатын – кыз (элек халыкта урыс хатын –кызларын марҗа дип йөрткәннәр) булган . Ул шунда бер елга буенда һәлак булган. Бу елга хәзер дә Марҗа елгасы дип атап йөртелә.
Ярмәк чишмәсе. Сап-салкын сулы Ярмәк чишмәсе авылның төньягындагы Кушъелга таулыгыннан агып чыга. Суы тәмле, тирәсе чиста. Чишмә авылдан хәйран еракта урнашса да, аның суын сырхауларны дәвалау максатыннан бик күпләр әле дә файдаланалар. Җәйге эсселәрдә көтүчеләр аның салкын суын эчеп хәл ала. Чишмәнең исем тарихы гыйбрәтле. Бу елга урман уртасында булган. Ул урманны урманчы рус кешесе Ермаков саклаган. Аны качкыннар үтергәннәр. Ярмәк исеме бу елгага аның истәлегенә бирелгән.
Салкын чишмә. Бу чишмә Югары Мәтәскә авылының көнбатыш өлешендә урман буенда челтерәп ага. Чишмәнең агышы бик көчле булганга ул биш тармаклы булып, ургылып ага. Салкын чишмә атамасы аңа тешләрне сындырырлык салкын суы өчен бирелгән. Элек елларда бу чишмә буенда шаулап-гөрләп сабантуйлары үтә торган булган.
Ташчишмә . Олы Мәтәскә авылының көньяк-көнчыгышында таулар тезмәсе бар. (Безнең якларда биек калкулыкларны да тау дип әйтү гадәткә кергән) Инеш буе таулыгыннан зур-зур ташлар арасыннан агып чыгучы бу чишмәне Ташчишмә дип атап йөртәләр. Тимер торба аша челтерәп чыгып, инешкә кушыла. Элекеге елларда суы бик тә тәмле булганга ерак урамнардан да суга Ташчишмәгә йөргәннәр. Хәзер инде бу чишмәгә йөрүче сирәк. Шулай булса да аны әле ташландык дип әйтеп булмый. Аны төзекләндереп , чистартып торучы яхшы күңелле авылдашлар бар. Ә чишмәнең суын торба сузып елганың бу ягына(авыл ягына) чыгардылар. Суы самавардан ага, киртәләп алынган,тирә ягына чәчәкләр утыртыла.
Тау асты чишмәсе (Авыл чишмәсе). Авылның нәкъ уртасында инеш буендагы яр астыннан агып чыгучы бу чишмә авылдагы иң борынгы, шул ук вактта бүгенге көндә дә халык иң күп йөри торган чишмәбез. Элек чишмәнең суы бик көчле булган. Хәзер алай ук түгел инде. Чишмә янында яшел таллыклар. Бу чишмәгә игътибар, тәрбия аеруча зур – ул авылыбызның иң төп чишмәсе. Гомер-гомергә ул гел яңартылып , төзеклектә тотыла.
Елгалар, күлләр. Күл, саз, кое, баткаклык исемнәре безнең төбәктә дә нәкъ шулай атала. Ә менә елга дип бездә сулысына да,сусыз коры чокырларга да әйтәләр. Мәсәлән: Каргалар елгасы, Таш елга, Аю елгасы, Түләмә елгасы, Ярмәк елгасы. Кабак суы, Коры елга, Куш елга.
Түләмә елгасы атамасы турында ике төрле тарих йөри. Элек шәһәргә илтүче юлга шушы елга аша көймәдә чыкканнар дип әйтәләр. Бу хезмәт түләүле булганга күрә, халыкның һаман акча түләп йөрисе килмәгән. Ул урынны әле хәзер дә Беракча почмагы дип атап йөртәләр. Кешеләрнең гел-гел акча түләргә хәлләреннән килмәгән. Алар бу елга аша күпер салганнар да, ”Акча түләмәгез, шушыннан йөрегез “ дигәннәр.Түләмә атамасы шуннан килеп чыккан дип сөйлиләр.
Ә икенче тарих мондый. Бу елга буйлары көтү көтәр өчен уңайлы булган. Ләкин көннәрдән бер көнне маллар күпләп кырыла башлаган. Кешеләр моның сәбәбен таба алмаганнар. Тик соңыннан гына елга буенда түләмә исемле бик тә агулы үлән үскәнлеге ачыкланган, елгага Түләмә атамасы шуннан бирелгән диләр.
Әҗәл елгасы – бу елгада качкыннар яшәп яткан. Элек калага юл урман аша булган. Качкыннар калага баручыларны шул елгага алып кереп талый һәм үтерә торган булганнар. Шуңа күрә бу елгага Әҗәл елгасы дип исем биргәннәр.
Куш елга – бу елга ике тармаклы булып урман эченә сузылган. Ике тармакта ике чишмә булган. Ике тармаклы булганга күрә елгага Куш елга исеме бирелгән.
Каргалар елгасы – бу исем аңа электән бирелгән. Бу елга кырыенда Карга кушаматлы кешеләр яшәгән.
Аюлар елгасы - бу елгада бик күп чокырлар булган . Кешеләр анда аюлар яши дип уйлаганнар. Елганың исеме шуннан килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев