Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Авылыбызның гади сугыш каһарманнары (бәйге кысаларында)

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Совет халкынын Җиңүенең 80 еллыгы алдыннан әниемнең бабам Шайдулла Минлебай улының (18861962 елларда яшәгән) йөрәге астындагы пуля белән ничек яшәгәнен сөйләгәнен гел искә төшерәм. Ул пуляны алып булмаган, бабам hәр һава торышы үзгәрүен, мичкә утын яккач өй җылынуында авыр кичерә торган була.

(Әниемнең үз әтисе – Нуретдин бабай Ленинград фронтында 4 мәртәбә яраланып 1944 елның 9 июлендә Ленинград госпиталендә вафат була, Пискарев мемориаль зиратында туганнар каберлегендә җирләнә).

Бабаем Беренче Бөтендөнья сугышында 1915 нче елның 3 нче январендә Польша дәүләтенең төньяк-көнчыгышындагы Радзанув җирлегендә яралана (ул вакыттагы архив документлары бар). Ул Россия император армиясенең 305 - нче Лаеш укчылар полкының 9 нчы ротасындада  хезмәт итә, рота командиры поручик Полесский була.  

 

Бабаем Шайдулла үзенең гомерен йөрәк астындагы пулясы белән яшәп, эшләп, гаилә корып, балалар үстереп Максабаш авылында вафат була. Бабаем турында искә төшерү юкка түгел, чөнки 30 елдан соң шушы ук җирләрне сугыш белән узарга әтием Шайдуллин Рәхимуллага да туры килә (сугыш чоры документларында Рахим диеп язылган). Бу инде бөтенләй дә икенче төрле сугыш була, ул Польша җирләрен немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша.

Рәхим Шайдулла улы 1916 елда Максабаш авлында туа. 1937  елның октябрь аенда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башлануга, 1941 нче елның җәендә туган илебез - Советлар Союзын дошманнардан сакларга чират аңа җитә, ул сугыштан 1945 нче елның декабрендә генә туган якларына әйләнеп кайта ала.

Бөек Ватан сугышында старшина Шайдуллин Рәхим 1 нче Белоруссия фронтының 247 нче Кызыл Байраклы Рославль укчы дивизиясенең 778 нче Кызыл Байраклы артиллерия полкында отделение командиры булып хезмәт итә.

778 Кызыл Байраклы артиллерия полкының сугышчан юлы Ржев шәһәре янындагы канкойгыч  сугышлардан башлана, аннары авыр сугышлар белән полк Калуга, Рославль, Брянск, Гомель, Варшава  һәм Берлин шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

Ржев каласы 1941 елның 24нче октябрендә немецлар кулында кала. 1942 елның 5нче гыйнварында Иосиф Сталин каланы фашистлардан азат итү турында боерык бирсә дә, канкойгыч сугышлар 1942 елның мартыннан 1943 елга кадәр 14 ай дәвам итә. Ржев өчен барган сугышларда югалтулар ике яктан да  күп була. Ике як та “бер адым да артка чигенмәскә” дигән фәрман ала. Хәтта бу хакта 1942 елның 28нче июлендә Сталинның 227нче махсус фәрманы чыга.

Үзегез уйлап карагыз, шәһәрне азат итү көнендә, 1943 елның 3 нче мартында, биш мең йорттан нибары 200ләп йорт сакланып кала, сугышка кадәр 56 мең кеше яшәсә, исәннәр саны – 362 кеше була. Сугышта 13 мең сугышчы һәлак була. Әле бу хәзер дә төгәл исәпкә алынмаган саннар. Кайбер тарихчылар әйтүенчә, әсирлеккә төшкәннәрне дә исәпкә алып, корбаннар саны 392 554-605 984 булырга мөмкин. Немецларның Ржевны оборонага тоткан 9 нчы армиясенең югалтулары –120 мең чамасы солдат.

Шул сугышларда, 1942 елның башында һәм шул ук елның 23 октябрендә әти яралана һәм контузия ала.

Әти, башка чын фронтовиклар кебек ук сугыш, андагы мәхшәр, авырлыклар турында сөйләргә яратмый иде. Шулай да дошманның каты утка тоту вакытында яшь, сугышчан чыныгу алмаган солдатларның әтигә сыенганнары  турында сөйләве истә калган… Шулай ук  дошманның аларның блиндажына ишек-тәрәзәләрдән автоматтан көчле ут ачканнарын һәм сугышчан иптәшләренең калын мендәр белән капланып исән калуларын могжиза диеп сөйләгәннәре истә.

Мин әтинең кай якларын истә калдырдым (миңа 8 яшь вакытта әти сугышта алган җәрәхәтавыруларыннан бик иртә вафат булды), ул үзенең сугышчан дусларын бик хөрмәт итә иде. Ул мөмкинлек табып алар белән хатлар алышты, телефоннан шалтыратты, аларның тормыш-көнкүрешләре белән кызыксына иде. Без, сугыш батырларының уллары, 80 ел узса да әтинең сугышчан дусты – Балык Бистәсе районы Яна Ырга авылыннан Хамидуллин Хилал абый малае Фәрит абый гаиләсе белән аралашып, кунакларга йөрешеп яшибез. Әтиләрнең сугышта ныгыган дуслыкларын саклыйбыз.

Әтинең сугышчан юлын аның бүләкләү кәгазьләреннән, Орден һәм медальләреннән күреп була. 1944 елның апрелендә Шайдуллин Р. немец илбасарлары белән көрәштә батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә (бүләкләү кәгазе №1365241).

 

1944 елда “Батырлык өчен” меделе белән бүләкләнә (бүләкләү кәгазе №0747978). Бу медаль белән Висла елгасының көнбатыш ярындагы каты хәрби бәрелешләр вакытында 1944 елның  29 июленнән 4 августына хәтле арада дошманның аяусыз бомбага тотуына карамастан елга кичүе оештырган өчен бүләкләнә. 1945 елның 16 январендә Шайдуллин Р. Варшава шәһәрен алудагы өлеше өчен в/ч п/п 15244 командиры Тарасовның Рәхмәт хатына лаек була.

1945 елның май аенда Совет халкы Бөек Җиңүне, сугыш бетүне  бәйрәм итә. Кичәге фронтовиклар үзләре һәм гаиләләре өчен тыныч тормыш, илне торгызу турында хыялланалар. Чөнки алар бит юкка гына туган илләре өчен кан коймганнар, сугышчан иптәшләрен югалтмаганнар. Әтием дә шул хыяллар белән яши, ул бит әле 1945 елның декабренә хәтле Кызыл Армиядә кала (1946 елдан Совет Армиясе диеп атала).

1945 елның май аенда Шайдуллин Р. “Кызыл Йолдыз” Ордены белән бүләкләнә (бүләкләү кәгазе №1617922), июнь аенда “Берлинны алган өчен”, ә декабрь аенда “1941 – 1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.

Сугыштан кайткач әти Теләче районының В.В.Куйбышев исемендәге колхозда МТС бригадиры булып эшли. Кызганычка каршы, 1955 елда бер яшьтән җиде яшькәчә 4 баласы белән тол кала. Безнен Фәүзия әни ул балаларга чын әни булып килә, алар  7 бала тәрбияләп үстерәләр. 1974 елда каты авырудан соң әти үзе вафат була.

1984-1985 елларда минем үземә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты белән Афганистанда интернациональ бурычымны үтәргә туры килде. Шул вакытларда үземә дә 70 нче аерым Гвардияче ике мәртәбә Кызыл Байраклы, Кутузов һәм Богдан Хмельницкий Орденлы мотоукчылар бригадасы (Кандагар бригадасы) белән турыдан-туры хәрби бәрелешләрдә катнаштым.

 

Фотода: 19 яшьлек Илһам Шайдулин иң арткы рәттә (1985 ел)

Сугыш михнәтләрен үземә дә татырга туры килгәч безнең әти-бабаларга сугышта, ә әни-әбиләргә тылда нинди авырлыклар аша бөек илебезне саклап калганнарын аңладым. Алар бит бу авырлыкларны хәзерге буын кешеләре бәхетле, ирекле илебездә яшәсеннәр өчен дип тә җиңгәннәр.

Фотода: Илһам Шайдуллин Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары белән очрашудан соң, 2024 ел.

Без әти-бабаларыбыз, әни -әбиләребезнең батырлыгы, фидакарь хезмәтләре алдында баш иябез һәм аларга озын гомер, сәламәтлек, тыныч тормыш телибез! Аларның истәлекләре безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!

Илhам Шайдуллин,  Максабаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев