Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Авылым чишмәсе” уяткан хатирәләр

Газетада “Чишмә җырын тыңлап” мәкаләсе чыккач та, әллә ни игътибар итмичә генә укыдым. Тора-бара башта “авылым чишмәсе” дигән сүзләр бутала башлады, күңелем үткән хатирәләрне барлады. Ахырда куллар каләмгә үрелде. Әйе, кемнәр өчендер, бигрәк тә хәзерге яшь буын өчен бу чишмә гап-гади авыл чишмәсе. Кайчандыр аннан әбиләре, әниләре көянтә-чиләк белән су ташыганнарын алар күз алдына да китерә алмыйлар. Заманнар бик тиз үзгәрде шул.

Ә безнең нәсел өчен бу чишмә бик якын, тарихлы. Бабабыз Хуҗагариф авылда абруйлы, динле, иманлы, әхлаклы һәм дә бик чиста карт иде. Бер вакыт намазын калдырмый, корбан чалдыра, уразада авыз ачтыра, гает намазларын оештырып укыта иде (ә заманалары нинди иде).

Җомга көн иртүк туганы Закирҗан бабай килә. Алар берберсенең сакал-мыекларын төзәтешәләр, ә чәчләрен тигезләп кыралар. Ә аннаң бабайлар чиста, пөхтә киемнәрдән, таяк тотып җомга намазына юл тоталар. Җомга көн безнең өчен дә бәйрәм, ул көнне өйдә таба исе чыга.

Бабай догалар укып та өшкерә иде. Яшь вакытта Бигәнәй Хәзрәттә укып, дәресләр алган. Атаклы хәзрәт догалар гына түгел, тормыш итәргә дә өйрәткән. Бабайга өшкертергә дип ерак авыллардан атлар җигеп килүләре хәтердә (алар берничә тапкыр киләләр иде).

Бабай әле атаклы балта остасы да. Нәрсәләр генә ясамый иде ул. Авыл кешеләре күбрәк тәрәзә рамын ясата иде. Пыяла кискечен бик пөхтәләп саклап кына тота иде.

Без әби-бабайлы төп йортта 4 бала үстек. Ә каршыдагы өйдә иң өлкән улы - Ленинград сугышында бер аягын калдырып кайткан Мирсәет абыйлар. Ике уртанчы уллары Казанда, атаклы тегүчеләр, үз йортлары белән яшиләр. Салих Сайдашев белән Илһам Шакиров та киемнәрен аларда тектергәннәр. Әбинең сөйләгәне хәтердә: “Илһам улым, сине бик матур җырлый, диләр, җырла әле», - дигән идем. ”И әби, чәй табынында җырлап булмый инде,” - дигәне истә. Менә шушы 2 малаенда бабай нинди җиһаз күрә, шуны өйгә кайткач ясый иде. Хәтта кием шкафына кадәр ясады, бер нинди схемасыз, улчәүсез бит ул, искитмәле.

 Безнең гаиләдә әдәп-әхлак, гореф-гадәт бик көчле куелган. Сүгенү, акыру, бер-береңне мыскыллау дигән нәрсә бөтенләй юк. Олылар сүзе бездә закон, каршы килү юк, өйдә һәр кешенең эше бүленгән. Эш беткәч, уйнарга ярый. Бабай өйнең хуҗасы гына түгел, авылның да иң хөрмәтле карты иде. Аның янына өй салудан башлап, чалгы чүкергә, пычкы кайрарга өйрәнергә дә, киңәшкә дә киләләр иде.

Менә шушы бабабыз, без сабый чактан ук чишмәне карап, чистартып, тәртипләп торды, оныкларны җыйнап, чишмә юлын ләмнәрдән чистарттыра, чүпләрны җыйдырта, ә күпер төбенә җитәрәк, казлар өчен кечкенә генә буа да ясата. Үзе өйдән такталар, кирәк-яракларын алып төшеп, чишмәнең сайгакларын алыштыра, җил куптарган булса, түбәсен карый. Ә кышларын кардан арчып, бозын чабып, басмалар ясый. Әле дә хәтердә, бик каты буран булды. Бабай озын колга алып төшеп, карны тишеп, чишмә түбәсен эзләде. Әти белән аннан чишмә ачтылар. Булышучалар бик күренми, күбрәк андый очраклар безнең гаиләгә кала иде. Исемен дә “ Хуҗагариф чишмәсе” дип йөртәләр. Дамира бер мәкаләдә язган иде шул исем белән, хәтерләсәгез. Ә бабай безгә аны гел “Шәкмәй чишмәсе” дип атады. Чөнки ул безгә 7 буын бабай исемнәрен гел кабатлаттыра иде. Ә исемлек Шәкмәйдән башлана.

Менә шул бабай ачкан чишмә була инде ул. Хуҗагариф бабай турында сөйли башласаң, туктый торган түгел. Ул чын мөселман карты, 80 яшьтә дә төп-төз буйлы, бер теше дә төшмәгән, бозылмган, түбәтәйле, читек-кәвешле, ә җәйләрен чабата белән тула оеклы булып күз алдында тора. Гомерендә авызына хәмер капмаган, өйгә тәмәке кертмәгән, авызына пычрак сүз алмаган могътәбәр карт. Чапмый, кабаланмый. Ак алъяпкычын бәйләп абзар, ишегалдын, капка төбен себерә. Оныкларын җыйнап, эшкә өйрәтә. Хәтердә себерке бәйләү вакыты, 3-4 төрдә була иде ул себеркеләр. Шуларның һәрберсен аңлата, өйрәтә, Эшне бетергәч, һәр малайга берәр себерке тоттырды да сындырырга кушты. Әй азапландылар инде. Шуннан берәр чыбык өләште, бик тиз сындырдылар, әй шатланалар. Бабай шунда әйтеп куйды: ”Менә, оланнар, истә калдырыгыз: бердәм булсагыз, себерке кебек, беркем сындыра алмас, ялгыз булсагыз, бик кыен булыр, шуңа туганлыкны саклагыз, дус-тату булыгыз”. Ә әйткән сүзе, киңәшләре истә калырлык, үтемле иде шул. Атау күршеләребез “кулың җиңел, тәмле” дип малларын, каз-үрдәкләрен аннан чалдыралар, чалу сөяген күчтәнәч итеп биреп җибәрәләр, ә каз суйганда тәлинкәсе белән каз коймагы кертәләр иде.

Бабайдан соң чишмә юлы әтибез Гаптерәшиткә калды. Заманалар үзгәргәч, өйләргә сулар кергәч, чишмә сукмагы да онытылгандыр инде. Элекке кешеләрнең нинди уңган, тырыш булуларын уйлап, бабай белән әти мисалында шак катып утырам. Безнең әти районда беренчеләрдән булып трактор йөрткән кеше. Җәйләрен ул капка төбенә дә кайткалый иде. Кабинкасы юк, утыргычы бер тишекле тимер калай. Эсседә, җилдә, суыкта ничекләр түзеп эшләде икән ул анда. Кышын аны Нырсыда ремонтлый иде, җәяүләп, ашарына аркасына асып, иртән таңнан чыгып китәр иде. Өйдә вакытта бабай белән бергәләп нәрсә генә эшләмиләр иде алар. Тормышта кирәк булган бөтен нәрсә алар кулы белән эшләнгән. Мисалга: кыш өчен тирес ташырга кечкенә үрәчәле чана, ә безгә тау шуа торганы, җәй өчен "уфалла арбасы", сабыйлар өчен кабык арба, ит, кәбестә тозлау өчен, бал салу өчен төрле зурлыктагы юкәдән тәпәннәр, җилпуч, юк иләк, җиз иләк, агач көрәк, ничә төрле тырма, умарта оялары санап бетергесез. Әти әле һәрберебезгә итек тә баса иде. Йон тетү өчен сарык эчәгесен юып, киптереп, аларны сузып бер җайланма ясый иде. Чана, чаңгы табаннарын бөгү, арба тәгәрмәчләрен ясау мәшәкатьләрен язып бетерү өчен сүзләр җитмәс, өйдәге һәркемгә эш җитәрлек иде. Болар бөтенесе минем күз алдында эшләнгән эшләр.

Хәзерге заман балаларына боларны сөйләсәң, алар бөтенләй аңышмый. “Кибеттә булмагач, ник заказ биреп кайтартмадыгыз”, - дип утыралар. Әби-бабай, әти-әни гаять тырыш булганга, без мул тормышта яшәгәнбез инде. Хәзер дә аларга рәхмәтле булып догадан калдырмыйбыз. Бабай үз нәселе турында гына түгел, авыл халкы турында уйлангандыр. Шулай булмаса, истәлек өчен үлемтеккә урындыклар ясап калдырмас иде. Кадаксыз, бары тик чөй белән генә ясалган урындыклар алар. Шырпы сыман итеп юнып утырулары әле дә күз алдында. Үзе үлгәч, әти белән олы абый Мирсәет 2 ат чанасына төяп, зиратка алып төшеп өләштеләр аларны. 60 ел үтсә дә кайбер кешеләрдә бардыр әле алар. Искә алсыннар, догада булсыннар дип уйлагандыр...

Нәселебездә аның эшен олы абый малае Нәкыйф давам итә. Тимердән дә, агачтан да әйберләрне “коеп кына куя” инде. Әнә авылыбыз зираты капкасын да тимердән эшләп куйды. Андыйлар турында “кулыннан гөлләр тама”, дип әйтәләр.

Яза башлагач, Әни турында да әйтеп китим инде. Әниебез Зөләйха Баландыш кызы. Сугыш башланганчы ук 14 яшеннән колхозда эшли башлый, аннан лаеклы ялга чыкканчы авыл советында эшләде. Ачык йөзле, гади, игелекле булгангадыр инде, сөйләшкәндә аны бик җылы итеп, мактап искә алалар. Берсендә шулай: “Ии Зөләйха апа Баландышның Тэтчеры иде бит ул!” - дип әйтеп куйдылар. Башта бик сәерсендем, гади авыл хатынын билгеле шәхес белән чагыштыралар бит. Аннан сөенеп, горурланып куйдым. Кемнең кем икәнен шулай итеп тә бәяләп була бит. Әни бик сабыр, төп йорт килене дә бит әле. Әбибабайга хөрмәт күрсәтеп, игелекле, туган җанлы булды. Өебездән беркайчан кеше өзелмәде, туганнар да күп, әни янына да йомыш белән киләләр. Әни һәрчак ачык йөзле, кунакчыл булды. Ә үзе гомер буе йөреп эшләде. Ничек җитешкән, түзгән. Элеккеләр бик сабыр булганнар шул. Менә бер мәкалә күпме истәлекхатирәләр уятты, үткәннәргә кайтарды. Рәхмәт, шундый үтемле итеп язган авторга, бәйрәмне оештыручыларга, булышучыларга, авыл халкына. Бәйрәмнәр дәвамлы булсын. Авыл халкы иманлы, догалы булса, чишмәбез саекмас, сукмагы өзелмәс, иншалла. Истәлекләр белән уртаклашучы: һәммәгез дә  исәнлек-саулык теләп Гаптерәшит кызы Рәфидә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев