Авырулар белән чирләргә, алар белән терелергә…
Районыбызда да мондый тәҗрибәле медицина хезмәткәрләре күп, аларга алмашка яшь буын килә. Бәйрәм уңаеннан район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Илгиз улы Галиуллин белән әңгәмә кордык.
- Ирек Илгизович, район үзәк хастаханәсендә кадрлар мәсьәләсе ничек тора. Җитмәгән табиблар урынына нинди чишелеш табасыз?
- Хастаханәбездә бүген 29 табиб эшли, кадрлар белән тәэмин ителеш 87,7 процентны тәшкил итә. Бу 10 мең халык санына 24, 6 процент туры килә. Урта медицина хезмәткәрләребез 124, әлеге күрсәткеч процентларга күчергәндә 94 процент дигән сүз. Быелгы елда дүрт табиб, хирург-стоматолог, психиатр-нарколог, хирург, анестезиолог-реаниматолог эшли башлады. Үзебездә булмаган белгечләрне республика хастаханәләреннән чакырабыз. Атнага бер тапкыр республика онкология үзәгеннән табиб килеп эшли. Тар белгечләр эндокрино́лог, эндоскопия, функциональ диагноз (йөрәкне узида тикшерү) буенча белгечләр белән бүген сөйләшүләр алып барыла. Шәфкать туташларыбызның да күбесе яшьләр...
Ирек Илгиз улы белән эңгәмәне район газетасының 16 июнь саныннан укып таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев