Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бадминтон буенча республика ярышларының муниципаль этабы узды

16 ноябрьдә «Батыр» спорт комплексында 2007-2009 елгы һәм 2010 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында бадминтон буенча республика ярышларының муниципаль этабы узды.

 Ярышларда Теләче, Баландыш, Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа, Иске Җөри урта мәктәпләре командалары катнашты. Егетләр ялгыз хатын-кызлар һәм ирләр, парлы хатын-кызлар һәм катнаш разрядларда ярыштылар.

2007-2009 елгы укучылар арасында узган уеннар нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Баландыш төп мәктәбе командасы алды (җитәкчесе - Җабаров А.Ф.), 2 нче урынны Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе командасы (җитәкчесе - Нәҗметдинов А.Т.), 3 нче урынны Олы Мишә урта мәктәбе командасы алды(җитәкчесе - Гарипова Г.Г.). 2010 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында 1 урын - Баландыш төп мәктәбе (җитәкчесе - Җаббаров А.Ф.), 2 урын - Олы Мәтәскә авылы мәктәбе (җитәкчесе - Шәяхмәтов Ш.А.) һәм 3 урын - Теләче мәктәбе (җитәкчесе – Галимҗанов Р.Р., Сәлахиев Б.Р.).  

Шулай итеп, Баландыш төп мәктәбе командасы безнең районны финал этабында тәкъдим итәчәк, ул 24 ноябрьдә Базарлы Матак узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев