Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бай мираслы Теләчем

18 октябрь көнне Казанның күптән түгел генә капиталь төзекләндерү үткәрелгән мәһабәт “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә (элек Төзүчеләр сарае дип йөртелә иде) районыбыз үзешчәннәре һәм районыбыздан чыккан танылган сәхнә йолдызлары әнә шул исемдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният көннәре кысаларында конкурс фестиваль концерты күрсәтте.

 Исегезгә төшереп үтәбез,  конкурс фестиваль Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап үткәрелә.

Концертка кадәр мәдәният үзәгенең фойесында һәм икенче каттагы мәйданчыкта төрледән-төрле күргәзмәләр эшләде, фольклор коллективлар чыгышы күрсәтелде. Бу кич Сабантуй бәйрәмен хәтерләтте. Биредә туган белән туган, авылдаш белән авылдаш, күрше белән күрше очрашты. Нәкъ Сабантуйдагыча… Очрашу шатлыгыннан беришләрнең күзләрендә яшь тамчылары пәйда булды. 

Мәдәният үзәгенең икенче катында чарага килүчеләрне  милли ризыклар күргәзмәсе, якташыбыз, танылган радиожурналист, язучы, шагыйрә һәм рәссам Дания Гайнетдинова белән район Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче  балаларның картиналары, район мәгарифе, шул исәптән Теләче урта мәктәбенең бай тарихын, данлыклы укытучыларның хезмәт һәм тормыш юлын тасвирлаган экспозицияләр каршы алды. Конкурс фестиваль концерты үзе пролог-риваять өлешеннән соң Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановның сәламләү сүзе белән башланып китте. Бу көнне бәйрәм сәхнәсендә үзешчәннәребезнең иң-иңнәре генә чыгыш ясады.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Фестиваль кысаларында узган концерт хакында тулырак район газетасының киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев