Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәм алды ярминкәсе узды

22 декабрь көнне Теләче авылының Садовая урамында Яңа ел ярминкәсе гөрләде.

Биредә бәйрәм өстәленә каз, үрдәк һәм тавык түшкәләреннән, мөгезле эре терлек, ат итеннән тыш, төрле тозлыклар, кайнатмалар, умарта балы һәм төрледән-төрле тәм-томнар сатып алырга мөмкин иде. Мөгезле эре терлек, кош-корт асраучыларга чагыштырмача юнь бәядән ашлык сатып алу мөмкинлеге тудырылды. Ярминкәдә бигрәк тә арпа, солы культураларына сорау зур булды. Кышка тыныч күңел белән керү өчен аларын капчыклап та, тонналап та алдылар. Көннең буранлап торуына карамастан, ул сатып алучыларга теләгән товарларын сатып алырга комачауламады. Алай гына да түгел, ярминкәгә килүчеләр авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан әзерләнгән кайнар чәйдән, коймактан һәм төрле тәм-томнардан авыз итте.

Бәйрәм алды ярминкәсенең барышы белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов танышыты. Район башлыгы ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең, бигрәк тә бәйрәм өстәленә кирәк булган атрибутлар - каз,үрдәк түшкәләренең, ат итенең тозыклыкларның мул булуы хакында ассызыклап узды.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев