Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәм кичәсе

Урта Мишә авыл клубында “Дан сиңа, дан, совет солдаты!” исемле тематик музыкаль кичә үткәрелде.

Бүгенгесе көндә авылдан ике егет Украина җирлегендә барган махсус хәрби операциядә катнаша. Бәйрәм кичәсенә әлеге егетләрнең әти - әниләрен,  шулай ук,  кайнар нокталарда хезмәт иткән  солдатлар Әхмәтгәрәев Рафис (Әфганстан), Якупов Рәдиф (Чечня)-бүгенгесе көндә мәрхүмнәр, Валиев Ильнур (Чернобыль), Нуриев Камиль һәм («Нахимов медале» белән бүләкләнгән) аларның туганнары чакырылган.  Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәмәтшин хәзерге  көндә хәрби операциядә катнашкан егетләрнең әти-әниләренә истәлек бүләкләре тапшырган. Очрашу кичәсе матур җырлар, биюләр белән үрелеп барган.                           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев