Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар белән үрелеп барды
Урта Мишә авыл клубында Яңа ел кичәсе, Балмаскарад бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр- биюләр белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килгәч, кичәбез тагы да җанланып китте. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурс, ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән өйләренә таралды, - дип хәбәр итте безгә авыл клубы мөдире Филүзә Сәгьдиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев