Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәм концертлары узды

7 март көнне клуб берләшмәләре отчёт концертлары Тиләҗе һәм Күкчә авылларында булып узды.

 Бәйрәм алды кичәсе буларак һәр ике клуб берләшмәләре чыгышлары кадерле әниләребезгә багышланган иде. Тиләҗе авыл  клуб каршындагы "Сәйлән" бию коллективы   бик теләп тамашачыларга биюләрен җиткерде. 
Күкчә авылы үзешчәннәре һәр биш берләшмәнең эшен аеруча киң яктырта алды. Клуб мөдире Антонова Р. тарафыннан олысы, кечесе өчен репертуар бик байдан иде. Һәр чыгыш  зур осталык, пөхтәлек белән сәхнәгә куелган иде. Тиләҗе авылындагы отчет-концертыннан аермалы буларак, Күкчә тамашачаларына тематик күргәзмәлек тә тәкьдим ителгән иде.
Шулай ук "күкчәлеләр" концертының бик матур   бер өлешен әйтмичә мөмкин түгел. Бәйрәмдә өч дистәдән артык тарихлы никахларын бәйрәм итүче гаиләләр  сәхнәдә бүләкләнделәр. Бәйрәм кичәсенең  уңышы, клуб мөдире Антонова Рәйхана һәм Күкчә авылы китапханәчесе Сәләхова Илсөяр Фәрит кызының тырышлыгы нәтиҗәсе.

Зөлфия Мәхмүтова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев