Бәйрәм көнендә
Язның беренче бәйрәме көнендә районыбызның Караширма авыл клубы һәм Алан авылы мәдәният йорты иҗат берләшмәләре чыгышларыннан гөрләп торды.
Бәйрәм көне буларак, концертта катнашучылар да, тамашачылар белән заллар да туп-тулы иде. Караширмә авыл клуб фойесында тамашачыларны "Оста куллар" түгәрәкләренең кул эшләреннән, тәмле ризыкларыннан мул өстәлләр каршы алды. Клуб берләшмәләре җитәкчеләре Мәһдиева Әклимә һәм Җамалиева Гүзәлия һәр берләшмәнең эшен сәхнәдә тулысынча ача алды. Берләшмәләр эшендә балалар, олылар белән генә түгел, гаиләләр белән эшнең нәтиҗәсен күрү аеруча сөенечле булды.
Зөлфия Мәхмүтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев