Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәм рухында узды

Бүген, ягъни 16 сентябрь көнне, Теләче стадионында традицион “Татарстан кроссы – 2023” спорт чарасы булып үтте. Анда райондашларыбызның олысы да, кечесе дә актив катнашты.

Ачылу тантанасында  чарада катнашучыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде. Ул үзенең чыгышында ярышта катнашучыларга уңышлар гына теләп калмыйча, аларны гаҗәеп матур көзге көн белән дә котлады. Чыннан да, Табигать – Анабыз бүген стартка басучыларга (“Татарстан кроссы”, икенче төрле аны “Милләтләр кроссы”  дип тә йөртәләр, елның-елында республика, ил күләмендә уза) бер дигән һава торышы бүләк итте. “Их көне дә, көне...” диеште кайберәүләр. Кросс ул йөгереп ярышу, җитезлектә көч сынашу гына түгел, җәйге яллардан соң бер-берең белән тансык очрашу да, аралашу да,  көзге искиткеч гүзәл табигать белән хозурлану урыны да. Боларга әле яхшы кәеф бирүче дәртле милли көйләрне дә өстәргә кирәк.

Чарада иң элек мәктәп укучылары җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәтсә, соңрак өлкәннәр стартка басты. Чын мәгънәсендә бәйрәм рухында узган спорт чарасы  һәм әлеге көннең чемпионнары турында сез тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев