Бала чагым (район бәйгесе кысаларында)
Менәм дә мин биек тау башына Карыйм туган авылым ягына...
Менәм дә мин биек тау башына
Карыйм туган авылым ягына.
Әллә нинди җырлар искә төшә
Бала чагым тагын тагын да.
Монда үтте минем бала чагым
Тырлауларда учак ягуым
Язгы ташуларда салга басып
Шушы елгаларда йөзүем.
Монда узды минем бала чагым
Тырлауларда сарык саклавым.
Язгы пычракларда бакчаларда
Тәтәй эзләп билдән батканым.
Монда узды минем бала -чагым
Майка белән балык сөзүем.
Күрше урам малайлары белән
Сугышлы уйнап йөгереп йөрүем.
Әйе, дуслар шулай модсу гына
Уза инде минем тормышым
Кояш бата тагын бер көн уза
Мин котәмен кояш чыгуын.
Әйе, дуслар шулай монсу гына
Айлар еллар уза, агыла...
Монда мине бала чагым көтә
Мин кайтырмын Туган авылыма!
Айрат Сибагатов, Баландыш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев