Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Балалар иҗат үзәге” госпитальдә дәваланучы егетләребезгә ярдәм итү максатыннан “Ярдәм” декадасы оештыра

“Балалар иҗат үзәге” туган ягыбызны, илебезне саклап үзләрен аямыйча безнең тынычлыгыбызны саклап госпитальдә дәваланучы егетләребезгә ярдәм итү максатыннан 15декабрьгә кадәр “Ярдәм” декадасы оештыра.

Бу эш егетләребезгә яңа яки кулланышта булган чиста киемнәр, шул исәптән  җылы киемнәр,  йокы әсбаплары,  шулай ук көн-күреш  һәм  беренче медицина ярдәме күрсәтү кирәк-яраклары   җыюдан  гыйбәрәт.

Алып килгән әйберләрне җыю адресы: Теләче авылы, Киров урамы,беренче йортта урнашкан.

Хөрмәтле райондашлар, бер-беребезне кайгыртып мәрхәмәтле, изге күңелле булып матур яшәсәк, ул күп тапкырлар үзебезгә әйләнеп кайтыр.

Элемтә өчен телефон: 21-4-87; 89586248836, Саида Рәшит кызы Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев