Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар иҗат үзәге методисты Рушания Гәрәева язмасы

Авылда терлекчелек һөнәре, мөгаен, иң хөрмәтле һәм шул ук вакытта иң мәшәкатьле һөнәрләрнең берседер.

Һәркем дә, таң белән кояш баеганга тикле, мондый көн тәртибен саклап кала алмый. Эш авыр, пычрак та, ләкин кешенең үзенә бәйле рәвештә кызыклы булырга мөмкин. Зәйнетдинова Ләйсәния Мөхәмәтгали кызы бүгенге көндә ООО «АГРОЛАК» та бозау караучы булып эшли. Үз эшчәнлеген ул 1985 елда И. Ленин Сауш авылында сыер савудан башлаган булган. Әнисе күп еллар буе алдынгы бозау караучы булып эшләве аның бу һөнәргә кереп китүенең төп сәбәбе булып тора. Яшь кыз бәлки бу һөнәрне сайламаган да булыр иде, моңа әтисенең каты авыртуы йогынты ясый. Ләйсәния апа әнисен калдырып китмәс өчен авылда кала.

- Бозаулар, кечкенә балалар кебек, мине көн саен елмаерга мәҗбүр итәләр - ди Ләйсәния Мөхәмәтгалиевна – алар синең кәефеңне сизәләр, һәрвакыт назга җавап бирәләр, даими игътибар һәм кайгыртуны таләп итәләр. Әгәр кинәт кенә авырып китсәләр, шулкадәр моңсу күзләр белән карыйлар, хәтта җан әрнеп куя.

Җитәкчелек һәм коллектив Ләйсәния апада хезмәт сөючәнлек, тәртип, башкаручанлык һәм тыйнаклык кебек сыйфатларны билгели. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр Мактау грамотасы һәм премияләр белән бүләкләнә.

Аның үзе өчен башка эш уйлап та караганы юк, балачактан ук ияләшкән туган эшенә гашыйк ул.

Фото: Марат Котдусов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев