Балалар иҗат үзәге тарафыннан макулатура җыю буенча акция узды
10 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Балалар иҗат үзәге тарафыннан «БумБатл» макулатура җыю буенча акция уздырылды.
Акциянең төп максаты: укучыларда табигатьне саклау һәм экологик эшчәнлек өлкәсендә актив тормыш позициясен формалаштыру торды.
Әлеге акциядә районның белем бирү учрежденияләреннән барлыгы 448 укучы катнашты: Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы (510 кг), Олы Мишә урта мәктәбе (505 кг), Теләче урта мәктәбе (315 кг.), Алан урта мәктәбе (230 кг.), Олы Мәтәскә урта мәктәбе (225 кг.), Сауш төп мәктәбе (114 кг.), Баландыш төп мәктәбе (114 кг.), Шадке балалар бакчасы, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы, Узяк балалар бакчасы. Лесной балалар бакчасы, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе, Шадке балалар бакчасы - барлыгы 2284 кг макулатура җыелды.
БумБатл - Татарстан Республикасы Рәисе Карары нигезендә гамәлгә ашырыла торган "Экология" милли проектының макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясе. Яңа сезонда әлеге акция Бөтенроссия экологик хәрәкәте эгидасы астында узды һәм кәгазь җыю аша укучыларга табигать турында кайгырту күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Акциядә актив катнашканнарга рәхмәт белдерәбез.
Рушания Гәрәева.
#БумБатл
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев