Балалар китапханәсендә библиолагерь эшләде
Теләче балалар китапханәсендә, 3-8 август көннәрендә, библиолагерь эшләде.
Библиолагерь балалар өчен китапларны ярату, иҗади сәләтләрен үстерү һәм яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Балалар биредә бер-берсе белән күңелле уеннар уйнап таныштылар, үзләренең кызыксынулары турында сөйләделәр. Атна буе алар төрле экскурсияләрдә булып, район белән таныштылар. Шулай ук, алар осталык дәресләрендә катнаштылар. Бу дәресләр балаларга җәйнең матурлыгын һәм табигатьнең байлыгын тоярга, җәйге мизгелләрне истә калдыру өчен искиткеч мөмкинлек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев