Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар өчен мөселман «Сабантуе» оештырдылар

9 июль көнне Түбән Саурыш авылы мәчетендә укытучы - остаз Люция ханым, авыл клубы мөдире Абдуллина Ф.Т. ярдәме белән, балалар өчен мөселман «Сабантуе» оештырдылар.

Теләче районы имам – мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

- Намаз безнең  дин тарафыннан билгеләнгән барлык мәҗбүри гыйбадәт кылуларның иң кыйммәтлеләренең берсе булып тора. Шуңа күрә балаларны кечкенәдән намаз укырга өйрәтү-ата-аналарның бурычы. Авыл укытучысы Люция ханым, 9 көн буе балалар лагерен оештырды һәм мәчеттә балаларны намаз һәм Коръән уку осталыгына өйрәтте. Балага намазга мәхәббәт тәрбияләү – безнең конкурсның төп максаты», - дип билгеләп үтте ул. 

   Бәйрәмнең беренче өлеше намаз һәм Коръән уку бәйгесе булды – 25 бала көч сынаштылар, алар аят һәм Коръәнне яттан укыды. 

 Иганәчеләр Ильназ һәм Илнур Шәриповлар, Түбән Саурыш авылыннан килгән авылдашлар балалар өчен бәйрәм оештыруда зур ярдәм күрсәттеләр. Аларга зур рәхмәт.

    Балалар бәйрәме программасының икенче өлеше дә бай һәм кызыклы булды. Бәйрәмдә катнашучылар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар. Сабантуйда шашлык һәм милли ризыклар белән чәй эчү белән тәмамланды..

Фидания Абдуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев