Балаларны яклау көнендә 14 яшь тулган яшьләр тантаналы рәвештә беренче паспортларын алдылар
Гарифуллина Руфинә, Майсурадзе Ангелина һәм Загидуллина Дилә беренче документларын Казан Кремлендә Тимур Сөләйманов кулыннан алды. «Без Россия гражданнары» проекты кысаларында паспорт тапшыру «ЯлкынФест» республикакүләм чарасында узды.
Ә Теләчедә исә балаларны яклау көне уңаеннан узган бәйрәмдә Гараев Зөлфәт белән Зәринәне, Хөсәенов Рәсим, Валеева Азалия, Белалов Кәрим һәм Исмәгыйлев Эльгарны районыбыз башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов 14 яшь тулуы белән тәбрикләде. Киләчәктә илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде. Беренче документларын аларга бәйрәм шартларында район башлыгы тапшырды. Әлеге истәлекле көндә укучыларның әти-әниләре дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев