Балаларны сөендерделәр
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында һәр теләүче үзеннән өлеш кертергә, балаларны сөендерергә тырыша.
“Таттелеком” акционерлык җәмгыяте дә ел саен бу изге эштән читтә калмый. Оешманың Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Райнур Галимуллин үзенең туган авылы – Олы Тиләҗе башлангыч мәктәбенә керүче беренче сыйныфларга уку кирәк-яраклары тутырган букчалар тапшырды. Әлеге игелекле чарада үз өлешләрен керткән иганәчеләргә әти-әниләрнең рәхмәте чиксез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев