Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Баландыш авылында әфганчылар истәлегенә һәйкәл ачылды

Бүген районыбызның Баландыш авылында әфганчылар истәлегенә багышланган һәйкәл ачылды. Теләче районыннан Әфган җирендә 70 тән артык егет хезмәт иткән.

 Әфганстанның шомлы жилләре  Баландыш авылын да урап үтми - авылда туып-үскән 9 егеткә дә ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып, гомерләрен куркыныч астына куеп  ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килә.  Утны-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыккан егетләр әле дә бер-берсе белән элемтәне өзмиләр. Бу хакта чарада чыгыш ясаган  Әфганчылар Советы җитәкчесе Айдар Галимҗанов искә төшереп узды. 

Һәйкәл ачу тантанасына  һәм Бөек Җиңүнең 78 еллы уңаеннан узган митингка  Теләче муниципаль районы  башлыгы  Нәҗип Хаҗипов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы Камил Садриев, Теләче муниципаль районының эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ильшат Зарипов,   Теләче һәм Саба районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, эфганчылар, авыл халкы, мәктәп коллективы да килгән иде.  Бу чара үзенә күрә күрешү, очрашу шатлыгы белән дә тулы булды.  Монда һәркем үзенең хатирәләрен яңартты, район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Зөлфия Ибраһимова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев