Баландыш Сабан туенда
Баландыш авылында узган Сабан туе бәйрәме мизгелләрен Айсылу Закирова фотоларында күрә аласыз.
Сабантуй – вакыт чонгылында югалмаган, үзенең тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган татар халкының йөзек кашы булган бәйрәм ул. Татарстан республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, халкыбызның мирасын саклау максатыннан 11нче июнь көнне Баландыш авылында Сабан туе гөрләп узды. Бәйрәм милли уеннар, матур җырлар, дәртле биюләр һәм күп төрле күңелле ярышлар белән үрелеп барды. Бу елгы Сабантуйлар да барыбызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм искиткеч күп шатлыклар алып килсен!
Илсаф Тимербайев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев