Баландыш авылында узган "Түгәрәк уен" да Төп призны Теләчедән Рәйсә Нәбиуллина отты
1423
0
«Теләче» район газетасына язылып, бүләк отуда катнашырга теләүчеләрдән 700 гә якын квитанция җыелды.
Теләче районы Баландыш авылында «Китап» радиосы белән берлектә узган «Түгәрәк уен"ыбызда Теләчедә яшәүче Рәйсә Нәбиуллина колын отты. Әлеге бүләк район газетасына язылучылар арасында узган бәйгебезнең төп бүләге иде. Иганәчебез - фермер, көрәш буенча спорт мастеры Сәгыйть Гыйниятуллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Чарабызда Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин да катнашып, Теләче район советы башкарма комитеты исеменнән «Китап» радиосы коллективына Рәхмәт хаты тапшырды.
Бәйрәм җыр, бию, кызыклы уеннар, тизлеккә ат тугару һәм җигү, "Йөзек салыш", "Түбәтәй уены" кебек фольклор уеннар, гармунчылар чыгышы белән үрелеп барды.
Бу хакта тулырак район газетасыннан укып таныша аласыз. Алина Шамарданоа фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев