Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Баландышлылар кич утыра.

2022 нче ел - Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы .

13 нче февраль көнне, Баландыш мәдәният йортында, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре ​ тарафыннан татар халкының борынгы йолаларын һәм гореф-гадәтләрен барлап" Кич утыру" йоласы оештырылды. ​ Халкыбыз мирасын чагылдырган борынгы татар өе күргәзмәсе ясалды. Гади авыл өе. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Әллә нинди зиннәтле әйберләр булмаса да, аннан нур бөркелеп тора һәм барысы да килешле итеп үз урынын тапкан. Татар авылын, анда яшәүче егет – кызларның элекке тормышын аулак өйләрсез, кич утыруларсыз күз алдына да китереп булмый. Кич утырулар җырсыз буламыни ?! Рифнур абый гармунын сузып җибәрде, егет-кызлар аңа кушылып җыр суздылар. Менә китте бию көе, кызлар очып-очып зәлидә әйләнәләр. Аны дәвам итеп, халкыбызның “Наза”, “Орчык тәгәрәтү” “Парлашу”, Түгәрәк уены”, “Бармак” уеннары башланып китте. Монда инде уенчылар җырлап-биеп тә күрсәттеләр, эт булып та өрделәр, әтәч булып та кычкырдылар, табышмаклар, тизәйткечләр ​ әйтештеләр, ​ шаян такмаклар көйләп күңелләрне күтәрделәр.​ Мондый очрашулар кичәсе халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бик тә​ кирәк.Әйе, чыннан да, халкыбызның йолаларын онытмыйча, аларны искә төшереп торсак, безнең татар халкы яшәр. Ә инде “Кич утыру” күренешендә катнашкан авылдашларыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Илләребез тыныч,үзебез сау-саләмәт булыйк!

Миләүшә Назипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев