Баландышта ат чабышлары узачак
Кадерле райондашлар! 23 август көнне Баландыш авылында «БЛОГЕРЛАР САБАНТУЕ + ТҮГӘРӘК УЕН» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узачак! Програмамага ат чабышлары да кертелгән.
Ярышларга старт 17.00 сәгатьтә биреләчәк.
Атлар өчен мәҗбүри таләпләр: ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе
Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:
саклагыч шлем (каска);
паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.
Бәйрәмнең махсус кунаклары: Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Гөлүс Хәбибрахманов.
СЕЗНЕ БӘЙРӘМ ЧАРАСЫНДА КӨТӘБЕЗ! Башлана: 15.00 сәг-тә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев