Балык Бистәсе сөт комбинаты призларына районара көрәш ярышлары узды
20 декабрь көнне Балык Бистәсендә 2011 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмер егетләр арасында Балык Бистәсе сөт комбинаты призларына районара көрәш ярышлары узды.
Ярышларда Мамадыш, Саба, Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч районнары белән бер рәттән Теләче спорт мәктәбе көрәш тренерлары Әскәров Венер Ибраһим улы һәм Шәмсетдинов Райнур Миннәхмәт улы җитәкчелегендә Теләче районы яшь көрәшчеләре дә катнашып кайтты.
Нәтиҗәләр:
40 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Галимҗанов Альмир (Теләче) - 2 урын;
55 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Мараков Ислам (Теләче) - 2 урын;
60 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Ибраһимов Адель (Теләче) - 3 урын;
65 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Вәлиәхмәтов Сәид (Олы Мәтәскә) - 3 урын 👏
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев