Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Барлык сулыклар да тикшереләчәк

10 август көнне Башкортстан Республикасының Уфа районында Авдон авылында урнашкан йомырка өчен 2 млн. 600 мең баш тавык асралучы “Башкортстан кошчылык фабрикасы”нда кош гриппы вирусы булуы ачыкланды.

Билгеләнгән диагноз нәтиҗәләре буенча “Башкортстан кошчылык фабрикасы” авыруның үзәге дип танылды, ә 5 чакрым радиустагы торак пунктлар куркыныч зонага кертелде. Куркыныч зонадагы барлык кошларга прививка ясалачак. Фабрикадагы авыру тавыкларны (шул исәптән авыру булмаганнарын да) юк итү өчен 11 зур чокыр ясалган. Шушы көннәрдә тавыклар яндырылып, әлеге чокырларга күмеләчәк. Фабрикада җитештерелгән йомыркалар “Җиңү”, “Табыш” кибетләр челтәренә җибәрелә торган булган. Әлеге сәүдә челтәрләренә җибәрелгән барлык йомыркалар да җыеп алынган һәм юк итү өчен кире фабриканың үзенә җибәрелгән. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов әйтүенчә, безнең районга әлеге фабрикада җитештерелгән йомыркаларны кайтару очрагы теркәлмәгән.

Язын күрше төбәкләрнең, шул исәптән республикабыз сулыкларында акчарлакларның күпләп үлүләре сәбәпле, 10 сентябрьгә кадәр республикада “Акчарлак” дип исемләнгән профилактик айлык игълан ителде. Айлык Россия Федерацияcе Авыл хуҗалыгы министрының 2023 елның 5 июлендәге УМ - 25 - 27/16008 номерлы йөкләмәсенә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Төп Ветеринария Идарәсе җитәкчесенең 2023 елның 10 июлендәге 79-од номерлы фәрманы нигезләнеп үткәрелә.  Айлык барышында, үлгән кошлар булу-булмавын барлау максатыннан, ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан райондагы барлык сулыклар да (күлләр, елгалар һәм сусаклагычлар) тикшереләчәк.

Берничә көннән көзнең беренче ае - сентябрьгә аяк басачакбыз. Димәк, безгә кайтып бәбкә чыгарган кошларның кабат китәр вакыты җитә. Әлеге уңайдан, район ветеринария хезмәткәрләре район халкыннан йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан көзге чорда (шул исәптән язын да) каз-үрдәкләрен су буйларына төшермәүләрен сорый.

Безнең белешмә. Кош гриппы белән күптөрле кошлар авырырга мөмкин.  Мәсәлән, тавыклар, казлар, үрдәкләр, күркәләр, чыпчыклар, күгәрченнәр һәм башкалар. Киек кош-кортлар арасында кош гриппы бернинди клиник үзгәрешсез үтүе дә ихтимал.

Кош гриппы вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле, авыру кошны шундук юк итәләр.

Кош гриппының клиник билгеләре: кошларның йомырка салуы, ашаулары кинәт кими, тамаклары кибә, хәлләре китә. Авыру кош башын төрле якка боргалый, муены кәкрәя, тышкы ярсыткычларга битараф кала.  Йонкаурыйлары тузгыган була, үләр алдыннан кикриге зәңгәрләнә. Тавыклар башларын иеп, күзләрен йомып тора, томшык тишекләре тыгылган була. Эчләре китәргә мөмкин, тизәкләре яшькелт-көрән төстә була.

Авыруны ничек кисәтергә соң? Моның өчен шәхси хуҗалыкларда барлык кош-кортларны ябык читлекләрдә асрарга кирәк. Ә су кошларын ачык күлләргә чыгару катгый тыела. Бигрәк тә яз һәм көз айларында киек кошлар килгән һәм киткән вакытта сак булырга кирәк. Кош-кортларны теләсә-нинди, бигрәк тә чит республикалардан килгән сатучылардан алып калмаска, ветеринария белешмәсен сорарга кирәк. Кош-кортлар авырса яки үлү очрагы булса, кош-корт хуҗасы кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә тиеш. Телефон номерлары: 8(843) - 60 - 21 - 0 - 39; 8(843) - 60 - 21 - 1 - 46.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев