Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Барысы да кеше факторына бәйле

Бүген, ягъни 3 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Таң”, “Алан”, “Чулпан” һәм “Игенче” ширкәтләре басу-кырларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Басуларда йөргәндә район башлыгы иген уңышының язмышы күпчелек очракта җитәкче һәм агроном факторына бәйле булуын ассызыклап үтте. Әлеге фактор уҗым культураларының чәчелеше, ничек кышлавы һәм бүгенге тәрбия чараларында актив чагыла.

  •  Бернигә дә карамыйча, бөртекне туфракка дым бар чагында күмдереп калдыру зарур. Иртәгә, берсекөнгә соңга калуыбыз ихтимал. Уңыш нигезе кеше факторына нык бәйле, - диде ул авыл хуҗалыгы предприятеләре җитәкчеләренә һәм агрономнарга мөрәҗәгать итеп.

Азактан ул язгы кыр эшләренең җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтендә оешкан төстә баруын билгеләп үтте. Биредә ашламаның да кадерен беләләр, кайбер хуҗалыклар кебек, ашламаны җилгә очырмыйлар, булган кадәресен исраф итмичә, игеннәрне тамырдан тукландыру җаен күрәләр.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев