“Батырлар даны мәңгелек” ( «Яшь журналист» бәйгесе кысаларында)
Илебез тарихында мәңгегә күңелләребездә уелып калган героик һәм шул ук вакытта фаҗигале бер чор бар. Ул 1941нче елның 22 июненнән алып, 1945 елның 9 маена кадәр дәвам итә. 4 ел дәвам иткән сугышта 28 миллион кеше, шул исәптән 8,6 миллион гаскәри ватандашларыбыз һәлак булды. Әле бу саннар төгәл дип кем ышанып әйтә ала?
Берәүгә дә сер түгел, сугыш кырында ир-атларыбыз Җиңү өчен дип, дошман белән сугышта башын салса, тылда Фронт өчен дип ачлыктан-ялангачлыктан хатын-кызларыбыз, бала-чагалар күпләп үлә. Җирнең бөтенлеген саклап калу, илебезне коллыктан коткару, аның бәйсезлеге өчен көрәш, бар халыкны, дошманга каршы берләштерә. Халкыбызның киләчәген, язмышын кайгырту төп бурычларның берсенә әверелә. Алны-ялны белми эшләгән хатын-кызларыбыз, бала-чагалар да дошманга каршы сугыша. Әйе, сугыша! Мылтык урынына, кулларына кәкре урак, сәнәк, көрәк тотып... Бик күпләре ачлыктан-хәерчелектән шешенсәләр дә “Җиңү өчен! Фронт өчен”, -дип бар булганын яу кырына юллый. Ә үзләре җан асрау хисабына, бер телем каткан сохарига да шатлана. Уйласаң, чыннан да уйланырлык. Ул чорда тылдагылар да ни генә күрмәгәннәр бит. Бигрәк тә, шул чор балалары кызганыч. Сугыш аларны ата-ана назыннан, балачак мизгелләреннән мәхрүм иткән. Бала чак, үсмер елларында сагынып искә алырдай хәтирәләре бармы икән аларның? Булсада бик сирәктер…

Язмамның герое Ибрахим бабай да сугыш чоры баласы. Тулы исеме - Рәфикҗанов Ибраһим Рәфикҗан улы. Ул 1926 елның 20 февралендә Чусовая (Пермь крае) шәһәрендә туа, биредә беренче адымнарын язый. Әмма язмыш аларны кире туган авылларына, Теләче районы Олы Мишә авылына алып кайта. Яшь гаилә Рафикҗан белән Гизизҗамал каралты-кураларын төзекләндерәләр дә, шушында төпләнеп калырга ният кылалар. Гаиләдә бер-бер артлы тагын 3 бала туа. Тормыш тәгәрмәче акрын гына алга тәгәри. 4 бала да инде кул арасына әкренләп керә башлады, шөкер - дип сөенеп торган да, бөтен илебезгә, ачы хәсрәт килә. “Туган җиребезгә дошман кулын сузган!” – дигән ачы сүзләр буй җиткән ир-атларны гына түгел, карт-корының да, бала-чагаларның да өнен ала. Тиз арада илебезне якларга күтәрелә халык. Ир-атлар, борын асларына кара мыек чыгып кына килгән егетләр дә бишмәтләрен асып ерак юлга кузгала. Бу гаилә дә читтә калмый. Гаилә башлыгы Рафикҗан бабай белән олы улы Ибрахим Ватан алдындагы бурычларын үтәргә алыналар. Фронтка киткәндә Ибрахимга 17 яшь була (1943 елның 12 декабре). 997 нче укчы полкында укчы, ә соңыннан 1229 нчы укчы полкында сапер булып хезмәт итә ул. Балтыйк буе (Шәүләй шәһәре) ндә немецларның оборонасын өзүдә катнаша. Арада хатлар өзелми. Әнкәйләре зарыгып иреннән һәм улы Ибрахимнан хат көтә. “Хат ташучы хәбәр китергәннән соң, күкрәгенә кысып озак кына авыз эченнән нидер укый иде. Шуннан соң гына, калтыраган куллары белән өчпочмаклы солдат хатын сүтеп, яшьле күзләрен яулыгының очы белән сөртә-сөртә укырга керешә”, -дип искә ала торган иде әбием.
1943 елның салкын кышында Суслонгер лагерына да эләгә егет. Әмма әтисе Рафикаҗан бабайның да шушында булуын бар тик туган ягына кире әйләнеп кайткач кына белү насыйп була шул. “Аякларның хәле биткәнче эшли идек. “Бик авыр хезмәт... Ашау каты-коры гына. Анысы эләксә, бездән дә бәхетле кеше юк. Бик арганбыздыр инде күрәмсең, кар устенә авып йокыга китә идек. Уянганда, безне кар каплап киткән була иде. Ничек өшеп үлмәгәнбездер инде”, - дип сөйли иде ул. Анда 6 ай чамасы хезмәт иткәч кире сугышка кертәләр аларны. 1944 елның 17 ноябрендә Тильзит шәһәре (Калининград өлкәсе) янында сул аягы яралана. Тиз арада дәвалану алганнан соң, янәдән яу кырына кертәләр. Солдатлар үзләре дә тизрәк дошманны тар-мар итәргә ашкына. Аларның йөрәге дә, тиздән җиңү киләчәген сизенә шул. Нихаять Җиңү таңы 1945 елның 9 мае. Бәхет катыш күз яшьләре. Тизрәк туган якка, туган йортка кайтасы килә. Әмма язмыш туган йорка борылган юлны, бик ерактан урау юллар аша алып кайта. Рус-япон сугышында хезмәт итәргә туры килә аңа. Шуннан соң, Байкал күлен чистарту эшенә дә эләгә егет. 1943 елның 12 декабренә туган йортыннан чыгып киткән 1 м89 см, 90 кг әзмәвер егеттән, 1949 елда 60 кг ир-ат кайтып керә.
Йортта калган энеләренә-сеңлеләренә дә сугышның ачлыгын да, хәерчелеген дә күреп үсәргә туры килә. Аякларына чабата киеп, балалык бәхетен татый алмыйча үскән балалар алар. Әтиләре һәм өлкән абыйлары сугышка киткән гаилә өстенә, ачлыгы да, ялангачлыгы да төшә. “Сугыш дүрт ел дәвам итсә дә, ул безнең балачак, яшьлек елларыбызны урлады”, дип сөйли иде әбиебез Нурниса. Әтиебез, сугыш башланган көнне үк алынды, абыебыз Ибрахим 17 яше тулуга китте. Берничә ел аралар өзелмәде, хатлар гел килеп торды. Тик сугыш бетәргә 1 ел чамасы калгачмы икән, әтиебездән хатлар килүдән туктады. “Исәннәр кайта, безнең әтиебез хаман кайтмый”, -дип кайгыра торган идек. Әнкәй безне юатырга теләп, “Кайтыр балам, сабыр итик. Кайтыр юлы ерактыр”,- дип юата иде дип сөйли иде әбием Нурниса.. Чыннан да, әйләнгеч юллар аша Рафикҗан бабай яраланып, 1944 елны әйләнеп кайт. Хәбәрсез югалган әтиләрен искә алып кайгырсалар да, моңсуланып утырырга вакытлары булмаган бу гаиләнең. Гизизҗамал әби кызлары Нурниса, Нәсимә һәм Нәкыйф белән басу эшенә дә, колхоз эшенә дә бергә йөриләр. Тулы тормыш белән яшәргә тырышалар. Гизизҗамал карчык та дә, балаларны ашату өчен керфек тә какмый, ару-талуны белми икшәр смена эшкә чыга торган була. Ул эчергән бәрәңгене киптереп крахмал әзерләү дисеңме, җәен-көзен табигать биргән нигъмәтләрне җыеп киптереп кышка хәстәрләнү... Ашап карамаган үлән калдымы икән ул чорда? Бик күпләрне ачлыктан табигать үзе коткарып калган да инде. Үлән чыга башлау белән, кар күмеп киткәнче болын тукландырды безне, -дип сөйли иде әбием Нурниса. Җиләк-җимеше, яшелчә, үләннәре, көзен чикләвеге дисеңме... Берәүне дә читтә калдырмады бу сугыш. Авылда ничә гаилә булса, шуның кадәр китап язарлык тарих. Күршебездә генә дә ачлыктан шешенеп бер-бер артлы ике бала үлде. Бергә уйнап йөргән иптәшләребез бит. Мескен әнкәйләренең өзгәләнгәне бүгенгедәй хәтеремдә. Колхоз эшеннән кайтып керә алмаган ананың, шулай итеп бер баласы гына исән калды...”.

Ибрахим бабай беркайчан да үзенең балаларына һәм оныкларына сугыш турында сөйләмәде. Шуңа күрә аның хезмәт еллары турында мәгълүматлар таркау һәм тулы түгел. Барлык мәгълүмат гаилә архивында сакланган документлар ярдәмендә генә бар. Шунысы истә калган ди, кызы Фәнисә ханым “Әтиебез сугыш турында документаль фильмнар караган да, “Ээй, берсе дә дөрес түгел бит боларның!,- дип авыр сулап, дымланган күзләрен сөртә иде”,- дип искә ала.
Ибрахим бабай кайткач та Олы Мишә авылына укытырга кайткан яшь укытучы кыз – Санияне хатынлыкка ала. Ә үзе калган бөтен гомерен сөт машинасы йөртүчесе булып эшли. 1996 елның 3 гыйнварында вафат була, Олы Мишә авылында җирләнә.
Тормыш иптәше Сания апа да тыл ветераны. Рәфикъҗанова Сания Мостафиновна - 1929 елның 26 апрелендә Түбән Ошма (Татарстан Республикасы) авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда, тылда эшли, шулай ук Мамадыш педагогия училищесын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 17 яшеннән Олы Мишә авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый. Гомере буе мәгариф өлкәсендә эшләде. 30 ел дәвамында башта Татарстан Республикасы Саврушево авыл Советының сайлау комиссиясе әгъзасы, ә соңыннан рәисе була. 2016 елның 16 июнендә вафат була, Татарстан Республикасының Олы Мишә авылында җирләнә. Өч кыз тәрбияләп үстерәләр.
.
Нурниса әби дә да сынатмый,өлкәннәр белән рәткә басып таңнан алып, караңгы төшкәнче эшли. “Алардан калышмыйм дип, ял иткән, чәйләп алырга туктаган вакытта да эшли торган идем. Артта калганда, алар белән тигезләп куеый дип тырышсам, ә кайчакта әз генә булса да уздырам. Эшкә “маху” бирә торганнардан булмадым үзем ”, - дип шаярып та ала ул. Яшьләргә барсы да эләгә ул елларда. “Сложный”да урак белән икмәк кисеп барабанга куеп тору дисеңме, урак уру, печән чабу, баз ябу, боз чабу... Кыскасы, сугышка киткән ир-атларга алмашка тылда хатын-кыз, бала-чагалар алына. Арташ, Төбәк урманнарына агач кисәргә йөргән чакларын да яхшы хәтерли ул. “Зур-зур агачларны күтәрү түгел, хаттә тәгәрәтергә дә көчебез җитми. Кул пычкысы белән кара-каршы кисәбез дә вак-төяген кая кушсалар шунда ташыйбыз, ә зурларын үгезгә тарттыра торганнар иде. Шул утынга көндә кызыгып кайтам бит. Эх, мин әйтәм, мичне бер тутырып яхшы утын як идең. Чарт-чорт янган мичтә тиз генә таба чышылдатып ал идең дә... Юк шул, юк. Мичкә ягарга да кытлык чор бит. Кая бар шуннан ботак-чабак ташып кышка әзерләнәбез... ”
Сугыштан соңгы елларында балчыктан йортлар, малларга фермалар, тораклар сала башлыйлар. Салкын су белән кызыл балчыкны таптап торырга янәдән яшьләргә кушыла. Язын-көзен салкын суда яланаяк балчык измәсе изү, үзен бүгендә оныттырмый, ди тугыз дистәсен ваклаган әби.
Яшьлегеңдә берәр сагынып искә ала торган чорың бармы дигән соравыма, ул: “Сагынырлык бер генә мизгелне дә хәтерләмим. Шул вакытта күңелле, рәхәт иде дип тә әйтә алмыйм. Сугыш башланганда 13 яшем дә тулырга өлгермәгән кыз бала. Ачлык-хәерчелек җелеккә үткән ул елларда, - дип әйтергә ярата иде ул.
Чыннан да, сугыш берәүне дә кызганмый. Ир-атларны да, яшьләре тулыр-тулмас яу кырына киткән егетләрне дә... Бар да туган ил өчен, якыннарының тыныч тормышы өчен соңгы тамчы канга кадәр сугыша.Түзгән, бирешмәгән безнең бабаларыбыз! Шулай ук, тылда калган хатын-кызларыбыз да сабыр иткән, сынмаган-сыгылмаган. Үзләрен аямыйча безгә Җиңү алып килгәннәр!
Сугышның кечкенәсе, я булмаса зурысы булмый. Сугыш төпсез кое сыман бер туктаусыз корбаннар сорап тора. Шуңа күрә дә илләребез тыныч, имин булсын иде, дип теләк телик. Ә бүгенге баш очындагы зәңгәр күгебез, бала-чагаларның шат авазы, өстәлләребездәге мул ризыклар, тирән йокыбыз өчен әби-бабаларыбыз алдында баш иябез. Рәхмәт Сезгә! Шушы бәхетле тормышыбыз өчен мең Рәхмәт! Сезнең батырлыкларны онытырга безнең хакыбыз юк!
Баширов Ислам, Олы Мишә мәктәбе, “Репортер” түгәрәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев