Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Батырлыгы хәтерләребездә калачак

Солдат һәм офицерларыбыз махсус хәрби операциядә бурычларын батырларча үтиләр, шул исәптән районыбызда туып үскән егетләр дә каһарманлык күрсәтәләр. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап, алар илебезне үз тормышлары бәрабәренә саклый.

 Сауш авылыннан Евгений Олегович Корнеев килешү буенча  киткән иде. Ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. 
Евгений Олегович - Россия, Татарстан, Теләче районы горурлыгы. Теләче муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән, шәхсән үз исемемнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Якыннары кичергән кайгы-хәсрәтне хәзер бернинди сүзләр дә җиңеләйтмәячәген аңлыйбыз.  Аның батырлыгы безнең хәтерләребездә калачак, татарстанлыларның күп буыннары өчен батырлык үрнәге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев