Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Батырлык дәресе

Бүген, ягъни 5 март көнне, Теләче чаңгы базасында мәктәп укучылары арасында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел тулуга багышланган биатлон, чаңгы ярышлары булып үтте.

Ярышларны ачу һәм ябу танатанасында Теләче муниципаль районы башлыгы Аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, Районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов һәм районның Әфганчылар берлеге рәисе Айдар Галимҗановлар катнашты һәм чыгыш ясады. 

Тантанада районыбыздан иң беренчеләрдән булып Әфган сугышына чакырылган һәм батырларча һәлак булган Илшат Хәйруллин (Тиләҗе) белән Миңнегали Ногмановларның (Ямбулат) һәм шушы мәшхәрне узган, изге сугышта һәлак булган башка сугышчыларның якты истәлеге бер минут белән искә алынды. 

 Егерме елдан үткәрелеп килүче әлеге традицион ярышларның ничек узуы, җиңүчеләре турында тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев