Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Батырлык дәресе

Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чаралар кысасында Олы Нырсы урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Писарев Алексей Иванович катнашында “Батырлык дәресе” узды.

Алексей Иванович белән аның кызы Елена Алексеевнаны мәктәп директоры Чернов Петр Александрович каршы алды. Кунакларны “Алдынгылар хәрәкәте” белән “Россия бөркетләре” әгъзалары “тере коридор” ясап каршы алдылар. Укучылар белән ветеран арасында җылы аралашу минутлары булды, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Алексей Иванович балаларга үзе турында,сугышка киткәнче, Казан шәһәренең химик-технологик техникумына укырга кереп укый башлавы, аннан авылга кайтып туган халкына булышу сәбәпле, авылда тоткарлануы, ә инде яңадан техникумга укырга килгәндә, аны хезмәткә куюлары турындагы игъланны күреп, кире кайтып, үз теләге белән Теләче военкоматына баруы турында сөйләде. Яшь егетләрне төрле белгечлекләр буенча бүләләр. Аның төркемен Ульяновск танк училищесына укырга  җибәрәләр. Анда ул 4 ай белем ала. Шуннан соң 1944 елның башында аларны Ерак Көнчыгыш фронтына җибәрәләр. Елдан артык Монголия белән Кытай чигендә күнекмәләр алалар, сугышка әзерләнәләр. Баш командующий боерыгы буенча 1945нче елның августында Япон сугышына керәләр. Алар анда 12 көн сугышта булалар. Алга таба Алексей Ивановичны УланУдэ шәһәренә Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә җибәрәләр.Ветеран 1951 нче елда әнисе янына үзенең туган авылына кире әйләнеп кайта. Армия сафларыннан кайтканнан соң, ул 1 ел терлекләр көтә. Аның тырыш егет икәнлеген күреп, умартачы итеп куялар. Бу хезмәтнең җаваплылыгын тоеп, бик яратып, 7 ел дәвамында башкара. Аннан соң Алексей Иванович, комбайнер-тракторчылар курсларын тәмамлап, берничә ел комбайнда эшли. Акыллы, намуслы, тырыш икәнлеген күреп, авыл халкы аны гомуми җыелышта бригадир итеп сайлый һәм аңа бу һөнәрдә 20 ел эшләргә туры килә. Укучыларның “Сез безнең илебезнең җиңәчәгенә ышана идегезме?” – дигән соравына ветераныбыз болай дип җавап бирде: “Әйе, Җиңү киләчәгенә барлык халыклар да ышана иде. Авыл халкы һәрбер эшләгән эшләрен дә “Фронт өчен! Ил өчен!” дип эшләде. Сугыш кырында да нинди генә авырлыкларга калсак та, бер генә минутка да безнең җиңеләчәгебез күз алдына килмәде. Без дә һәрвакыт “Җиңү өчен! Ил өчен!” дип алга бардык”, - дип искә ала Бөек Ватан сугышы ветераны Писарев Алексей Иванович. Ветеранга бирелгән: ”Сез киләчәк буын балаларына нинди киңәшләр бирер идегез?” - дигән сорауга: “Барысы да тырышып укысыннар, мәктәптә алган белемнәр һәрвакытта да тормышта кирәк була. Сау-сәламәт булсыннар, әти-әниләрен, укытучыларын тыңласыннар. Илләребез тыныч булсын, киләчәк буын балалары явыз сугыш афәтен күрмәсә иде,” - дип җавап бирде Алексей Иванович. Без чын күңелебездән, мәктәбебезгә килеп, шундый матур очрашуда катнашып, яшь буынга җылы теләкләрен җиткергән Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Иванович белән аның кызы Елена Алексеевнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга алга таба да саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзе телибез. Бу “Батырлык дәресе” укучылар өчен зур патриотик тәрбия дәресе булды. Дәреснең ахырында балалар әзерләгән җырлар, шигырьләр, биюләр очрашуны тагын да ямьләндереп җибәрде.

Рамилә Сафина, Олы Нырсы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев