Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бәхәсле мәсьәләләр бергәлектә…

Мәгариф системасында коррупция төшенчәсе нинди урын тота. Аны булдырмау максатыннан ниләр эшләнә.

Әлеге һәм башка үзебезне кызыксындырган сораулар белән
район мәгариф бүлеге җитәкчесе НАТАЛЬЯ ВЛАДИМИРОВНА КАРПОВАга мөрәҗәгать иттек.

 

- Наталья Владимировна, мәгариф системасында нинди коррупция күренешләре булырга мөмкин, аларны булдырмау өчен нәрсә эшләнә?

- Мәгариф системасында коррупция күренеше өчен төп факторлар булып: - бюджеттан тыш чараларны җәлеп итү, тоту һәм мәнфәгатьләр конфликты тора. Мәгариф бүлегенең Теләче муниципаль районы оешмаларында укучыларның ата-аналарыннан (законлы вәкилләреннән) законсыз рәвештә акча җыюны кисәтү чаралары турында боерыгы бар. Мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәләрдә даими рәвештә бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итүдә һәм тотуда хокук бозуларга юл куймау мәсьәләсе күтәрелә. Мәктәпләр яисә балалар бакчалары юридик һәм физик затлардан акча, матди кыйммәтләр алырга һәм бюджеттан тыш акчаларны законда билгеләнгән тәртиптә кулланырга хокуклы. Ата - аналар, үз чиратларында, укытутәрбия процессын оештыруны яхшыртуга юнәлдерелгән чараларда катнашырга һәм белем бирү учреждениесенең укыту-матди базасын ныгыту өчен финанс ярдәме күрсәтергә хокуклы, ләкин бары тик ирекле нигездә генә. Мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә акча җыю тыела. Барлык белем бирү оешмаларының рәсми сайтларында норматив-хокукый, локаль актлар даими рәвештә урнаштырыла, коррупциягә каршы тору белән бәйле башка кирәкле һәм кызыклы мәгълүматлар бар, стендларда коррупциягә каршы сәясәт буенча рәсми һәм белешмә материаллар, коррупцион гамәлләр һәм акча таләп итү, ришвәтчелек һәм башка коррупция күренешләре очрагында укучылар, педагоглар, хезмәткәрләр һәм ата-аналар мөрәҗәгать итәргә тиеш булган органнарның адреслары һәм телефоннары урнаштырыла. Район мәгариф бүлегендә һәм мәгариф оешмаларында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссияләр төзелде, аларда педагогик хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләре конфликтларын кисәтү буенча материаллар карала.

- Мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы тәртипне аңлату максатыннан конкурслар еш үткәрелә. Моның уңай нәтиҗәләрен күрәсезме?

- Ә л б ә т т ә . К о н к у р с л а р коррупциягә каршы тәрбиянең бер төре булып тора...

 

Эльмира Котдусова

Бу хакта тулырак район газетасында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев