Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Белә идегезме?

Һәрбер кулланучы практикасында үз гомерендә сыйфатсыз товар очраклары булмый калмагандыр. Ә сыйфатсыз товарга экспертиза эшләтеп булганлыгын күпләр әле белеп тә бетермидер.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге житәкчесе Ләйсән Абдуллина белдерүенчә, товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс туган очракта сатучы, вәкаләтле оешма яки шәхси эшмәкәр, импортер үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы товарның сыйфатын тикшерүдә катнашырга һәм аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә хокуклы. Әгәр товарга экспертиза ясау нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең сатучы җавап бирми торган шартлар аркасында килеп чыгуы ачыкланса, кулланучы сатучыга экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук аны үткәрү белән бәйле расходларны капларга тиеш. Башка сүзләр белән әйткәндә, экспертиза өчен товарның җитешсезлекләре килеп чыгуда гаепле як түли. Гарантия срогы дәвамында экспертизаны раслау (үткәрү) сатучыга, ул булмаганда – кулланучыга йөкләнә. Акчаны кире кайтару турында таләп куелса экспертиза ун көн эчендә үткәрелә. Товарны алыштырганда – 20 көн, җитешсезлекләрне бетергәндә 45 көн вакыт бирелә.

Алинә Шәмәрданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев