Белем учакларында тулы көченә, яңа 2022-2023 уку елына әзерлек эшләре бара
Укучыларның әле генә башланган жәйге каникуллары да ахырына якынлаша. Жәйге ялның өченче - август аена да аяк бастык. Белем учакларында тулы көченә яңа 2022-2023 уку елына әзерлек эшләре бара.
Бу иң беренче чиратта, мәктәп һәм аның эчендә урнашкан сыйныф бүлмәләрен ремонтлауны күз уңында тота. Теләче урта мәктәбендә бүген бер төркем махсус комиссия булып, мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Комиссия составының житәкчесе, Теләче башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин: "Без районыбызның барлык белем бирү оешмаларында, шул чираттан балалар бакчаларында да булып, яңа уку елына әзерлекне тикшердек. Бу үз чиратында, янгын, электр куркынычсызлыгын да, бинаның төзеклеген, теге яки бу житкшсезлекләрне ачыклауны күз уңында тота. Комиссия әгьзалары белән бергәләп мәктәпләрне кабул итеп алабыз, житешеп бетмәгән якларны төзәтергә мөмкинлек бирәбез", - диде. Теләче урта мәктәбе яңа уку елына укучыларны кабул итергә әзер диде, комиссия вәкилләре.
Лилия Киямова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев