Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Берәү дә сынатырга теләми

Районыбыз кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Иген чыгышы, эш темпы төрле хуҗалыкта төрлечә булуына карамастан, уракта берәү дә сынатырга теләми.

Һәр комбайнчы, һәр шофер август аеның аяз, коры көннәрен файдаланып калырга тырыша. Табигать-Анабыз үзенең мәрхәмәтен кызганмый. Рәхәтләнеп эшләргә мөмкинлек бирә. Бу җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте комбайнчылары Ирек Гәрәев (АКРОС – 530) белән Айнур Вафин (СК -5) һәм иген кырында янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы булган шофер Фәнил Насыйров  өчен дә искәрмә түгел. Елдагыча үзләрен аямыйча эшлиләр. Һәркайсы мәктәпне тәмамлаганнан бирле туган хуҗалыкларында хезмәт куялар.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев