Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бер тонна чүп җыйдылар

Бүген Теләче авылының «Спортивный» ял паркында республикакүләм «Чиста уеннар» экология турниры ярышларының беренче этабы үтте.

Анда Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары укучылары катнашты һәм үзара  көч сынашты. 

«Чисталык мәктәбе кубогы» проекты Беренчеләр хәрәте балалар һәм яшьләрнең Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ярдәме белән тормышка ашырыла. Проектта республика мәктәпләре укучылары командасы катнаша. Командалар составына 5-11 сыйныф укучылары  керә.

Проектның җитәкчесе – Максим Антонов. Казан арты районнары укучылары, төрле уеннар белән чиратлаштырылып алып барылган проектта, бер тонна чүп җыйдылар. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм татлы конфетлар тапшырдылар. 

«Чиста уеннар» экология турниры ярышларын ачу һәм ябу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин катнашты һәм чыгыш ясады. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев