Берәүнең дә хатасын таныйсы килми
Республикада, шул исәптән районда да санитар-чистарту Икеайлыгы булып узганга ике ай гына әле. Хәтерлисездер, Теләчедә, авыл җирлекләрендә әледән-әле өмәләр, санитар чаралар үткәрелеп кенә торды. Әмма туган җиребезне күпме генә чистартсак та бу гына аз кебек. Чөнки чүпләгәнне чистартып, тазартып бетерә торган түгел.
Елга буйларына, бакча башларына, юллардагы чокыр-чакырларга чүп ташлауны бернигә санамыйбыз. Ташламаска кирәк икәнен дә беләбез, әмма үзаң җитми, ташлыйбыз. Гүя комиссия килеп тикшерер, алардан кисәтү алыр һәм кабаттан җыештырыр өчен шунда түгәбез.
Күптән түгел Теләчедән Ключище авылына бара торган юлда иң беренче урнашкан ышыклау полосасында (имәнлек), аска таба төшеп китеп нарат полосаларында, алар арасында урнашкан аланлыкта (печәнлектә, җиләклектә) булырга туры килде. Иң элек күз - очы гына калдырылып киселгән, ботарланган һәм теләсә-ничек, тәртипсез рәвештә аланга чыгарып атылган нарат кәүсәләренә төште. Яшь нартларны варварларча кисеп, урлап китү генә түгел, аның калдыкларын Теләче халкы гомергомергә печәнен чапкан, җиләген, дару үләннәрен җыйган аланга чыгарып тутырганнар. Һәрхәлдә урманчылар, экологлар яки башка төр табигать сакчылары белән килешеп башкарылган эш түгел бу. Бер сүз белән әйткәндә, варварлык. Өлкән буын вәкиле, хезмәттәшем Илсур абый биредә кышлык печән әзерләгән, җиләк җыйган елларын сагынып сөйләде. Хәзер исә чыбык-чабык, агач кәүсәләре арасында җиләк җыю, печән чабу мөмкин хәл түгел. Алай гына да түгел, бер “акыллысы” алан уртасында тирес китереп түгәргә дә “онытмаган”. Хәзер әлеге тирес өстендә шаулап алабута үсә. Шунысы кызык, аланлыкка төшә торган елга буендагы ерганак төзелеш калдыкларына, шул ук аланлык яшь нарат калдыклыклары белән чүпләнеп бетсә дә, аларның кем ташлаганын белүче юк. Берәүнең дә ул хатасын таныйсы килми. Рәхәт ич, кеше күрмәгәндә, кисәсең, туныйсың, табигатьне талыйсың да, калдыкларың калдырып китәсең. Хуҗалыктан алып килгән чүп-чар, калдыклар белән дә шул ук хәл. Ташлыйлар да китәләр. Иң элек каршыга очраган имәнлек ышыклау полосасы да чүп, үләксә ташлау урыны булып хезмәт итә. Берсе дәү ашлама капчыгы белән алып килгән эт үләксәсен капчыктан чыгарып, полосаның башына ук ташлап киткән. Бик дәү алабай үләксәсе. Тәртипләп күмәсе яки үләт базына илтеп саласы урында үләксә хуҗасы эшен җиңеләйткән, ташлаган да киткән. Чебенләп, ис чыгарып, төрле авырулар таратып ята бирә. Ничәмә-ничә тапкыр кисәтүгә, административ җәзалар куллануга карамастан, район халкы әнә шундый дуңгызлыктан (әлегедәй гамәлгә башка сүз, бәяләмә табып булмый) арына алмый. Шул тирәдә яшәүчеләрдән сорагач: “Кемнәр ташлыйдыр, белмибез”, - диюдән уза алмыйлар.
Районыбызның иң гүзәл почмагы, төбәгебез күрке, горурлыгы булган Ключище авылы күлләренең елдан-ел саега баруы да күңелгә шом өсти. Чөнки узган гасырның туксанынчы еллар башында, ягъни югары уку йортлары тәмамлаган без - яшь белгечләр яңадан торгызылган Теләче районына эшкә кайтканда күлдә урыны белән ак төнбоекларны, кувшин сыман сары калкан яфраклы ак су чәчәкләрен һәм зур наяданың чәчәк атып утырганын күрү бик рәхәт иде! Ә хәзер сары кувшиннар урыны белән генә очрый. Ак төнбоеклар юк дәрәҗәсендә. Ә алар нишләп аз соң? Суның пычрануы, ләм утыру, яр буенда ял йортлары (рөхсәт белән дә, рөхсәтсез дә) төзү сәбәпче моңа. Монда “Кызыл китап”ка кертелгән кош-кортларны да, үсемлекләрне дә табып була. Татарстан Республикасының Биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының районара инспекторы Эмиль Гаязов белдергәнчә, биредә саз ябалагы, шөпшәашар, кыр тавыклары, көртлекләр һәм кечкенә, зур шөлдиләрнең булуы - безнең өчен зур куаныч. Юл төшеп, Ключищены узганда бу мәһабәт табигатькә карап кем генә сокланмый икән?! Халыкчан итеп әйтсәк, дөнья җәннәте. Аеруча җәен соклангыч.
23 июльгә каршы төнне кемнәрдер район үзәгендәге автостоянкада әнә шундый “бүләк” калдырган иде (рәсемдә). Тәрбиясезлекнең иң югары ноктасы. Әлеге гамәлне, күренешне тасвирларга, сурәтләргә сүзләр таба алмыйм. Табигать каршында барыбыз да бертигез. Әйләнә-тирә мохитне саклау, чисталык, санитар-эпидемиологик вәзгыять мәсьәләләрендә берәү дә битараф кала алмый. Эшләгән эшләребез, теләкомтылышларыбыз, яшьләрнең җир-суларыбызны, хайваннар, кошлар дөньясын сакларга ныклап тартылуына китерер, табигатебезгә, әкренләп булса да, йөз белән борылырбыз дигән ышаныч бар.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев