“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Президиумының йомгаклау утырышы булып узды
22 декабрь көнне Казан шәһәрендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Президиумының чираттагы, йомгаклау утырышы булып узды. Утырышта биш мәсьәлә каралып, тиешле каралар кабул ителде.
Утырыш соңында бер төркем партия членнарын еллык эш нәтиҗәләре һәм “Эшне иң яхшы оештырган депутат берләшмәләре” республика конкурсы кысаларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында безнекеләр дә бар.
Теләче район Советы депутатларының Партия фракциясе әлеге конкурста катнашып, “Депутатлар корпусының милли һәм партия проектларын тормышка ашырудагы эшчәнлеге” номинациясендә җиңүче булды. Фракция җитәкчесе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге сәркатибе урынбасары Айрат Фатхуллин Диплом белән бүләкләнде. Шулай ук, әлеге конкурста катнашкан Айдар авыл җирлеге Советында оешкан Партия депутатлары төркеме эшчәнлеге өченче урынга лаек булды. Депутатлар төркеме җитәкчесе, Партиянең Айдар башлангыч оешмасы Сәркатибе Рифат Хаҗиев Диплом белән бүләкләнде. Партия эшендә озак еллар намуслы хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Партиянең Теләче җирле бүлеге белгече Флүзә Галавиева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләрне ияләренә Партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев