Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче “Каз өмәсе” район фестивале узды

Халкыбызның бик күп күңелле бәйрәмнәре, кызыклы йолалары бар. Районыбыз авылларында шушы гореф-гадәтләрнең күбесе саклана. Бүген Караширмә авылында беренче тапкыр “Каз өмәсе” район фестивале гөрләп узды.

Чара Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерүне, бәйрәмнәрне халкыбызга кайтаруны, шәхси хуҗалыкларда кош-корт асрауны арттыруны күздә тота.  

Әлеге   фестивальнең нәкъ менә Караширмә авылында узуы очраклы түгел, чөнки берничә ел инде әлеге авылда бик матур итеп “Каз өмәләре” уздырып киләләр, әлеге йола авылның бренды булып тора дисәм дә, ялгыш булмас. Бу хакта ахырдан сәхнәгә күтәрелгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов та әйтеп узды:

- Ел башында мәдәният бүлеге тарафыннан һәр авыл мәдәният йортына , йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклау максатыннан, шушындый матур чаралар уздыру  бурычы куелган иде. Аны әлегә районда берничә авыл клубы гына башкара алды. Бүген минем авыл клубы каршында эшләп килүче “Миләшкәй” фольклор коллективына, аларның җитәкчесе Әклимә Мәһдиевага рәхмәт әйтәсем килә - бик матур һәм эчтәлекле  чара оештырдылар. Шулай ук, Олы Мишә, Түбән Саурыш,  Казаклар авылларыннан килгән коллективларга да бик зур рәхмәт. Дәвамлы булсын иде,  - диде ул. 

 

 

Киләсе елларга фестивальдә катнашучы коллективлар күбрәк булыр дип ышанып каласы килә, дип тә өстисе килә...

Ә сәхнәгә куелган чыгышлар чыннан да  бик эчтәлекле узды. Олы Мишә авыл җирлегеннән килгән коллектив  “Каз каурые сыздыру” йоласын, караширмәлеләр “Каз өмәсе” йоласын бик матур , җанлы итеп сәхнәләштерделәр.

 

Чара Гөлия Кадырова (Караширмә), Фәннүр Гильманов (Олы Мишә), “Ләйсән”, “Бәхетле балачак”бию төркемнәренең ( Олы Мишә) җыр-биюләре, Казаклар авылыннан килгән гармунчылар ансамбле чыгышы белән үрелеп барып, инде ел башында ук гадәткә кереп киткән, барлык тамашачылар һәм катнашучылар катнашында “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.

Мәдәният йортында рәсем, чигү, милли ризыклар, мамык һәм канаттан ясалган мендәрләр һәм башка эшләнмәләр белән тематик күргәзмәләр дә эшләде. Теләгән кешегә сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Зөлфия Ибраһимова.

Илнур Валиуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев