Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче кыңгырау чыңы

Бүген районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елы башланып, аларның барысында да беренче кыңгырау чыңлады.

Теләче урта мәктәбендә узган Белем көне тантанасында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, ветеран укытучылар һәм башка җитәкче белгечләр дә катнашты. Илнур Хаҗинур  улы барлык укытучыларны,  укучыларны  бәйрәм белән тәбрик итеп,  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның  котлавын җиткерде.

Теләче мәктәбе директоры Айнур Хафизов белем бәйрәмендә катнашучыларны котлап, мәктәп коллективы тарафыннан спорт юнәлеше булсынмы, мәдәниятме, зур эшләр башкарылуы, мәктәптә яхшы белем алу өчен уңай шартлар тудырылуы, яңа технологияләр кулланылуы, укытучыларның һөнәри осталыгы камилләшүе турында әйтеп узды. үтте. Беренче сыйныфка керүче балаларның ел саен артуы өчен сөенеп: “Мин беренче ел эшли башлаганда мәктәпкә  62 укучы, аннан соң 67, узган ел 74 укычы кергән иде, быел инде 90 укучы мәктәпкә тәүге адымнарын атлыйлар. Аларга зур белем иленә ишекләр ачыла, сезгә укучылар, тырышып белем алырга, ә инде 11 сыйныфтагыларга тырышып имтиханнарга әзерләнергә, һәм инде икенче елга белем бәйрәмен үзегез теләгән уку йортларында каршы алырга язсын!, - дип изге теләкләрен җиткерде. Тантанада шулай ук, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков, Хакимова сәүдә системасыннан килгән  Самат Галиев җәйге чорда хезмәт куйган укучыларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре  тапшырды. Быелгысы елдан мәктәпләрдә яңа үзгәреш кертелә -  барлык мәктәпләрдәге кебек үк, Теләче мәктәбендә  дә дәүләт гимнары башкарылды  һәм  флаглар күтәрелде.  Әлеге традиция ел буена дәвам итәчәк.  

Тантаналы линейка беренче сыйныф укучыларының чыгышы  белән тулыландырылды. Матур, дулкынландыргыч тантанада беренче дәрескә кыңгырау чыңын бирү хокукы белем иленә тәүге тапкыр аяк баскан Динә Абдуллинага һәм 11 сыйныф укучысы Антон Емельяновка бирелде. Яңа уку елында уңышлар юлдаш булсын сезгә, укучылар!

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев