Беренче тапкыр космос атналыгы узды
Россиядә 6-12 апрель көннәрендә, беренче тапкыр, космос атналыгы узды. Ул бөтен ил буйлап меңнән артык вакыйганы үз эченә алды.
Россия Президенты Владимир Путин 2022 елдан 2031 елга кадәр Фән һәм технологияләр дистә еллыгын үткәрү турында игълан итте. Тематик унъеллыкның бурычлары арасында-тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсенә талантлы яшьләрне җәлеп итү, тикшеренүчеләрне һәм уйлап табучыларны җәмгыять һәм ил үсешенең мөһим бурычларын хәл итүгә җәлеп итүгә ярдәм итү, шулай ук Россия гражданнары өчен фәннең казанышлары һәм үсеш перспективалары турындагы мәгълүматның һәркем файдалана алуын арттыру. Быелдан башлап, Космос атналыгы, ел саен, Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында узачак.
Быелгы космос атнасы районыбыз мәктәпләрдә Бөтенроссия акциясе белән башланды. Бу көнне укучыларга ил космонавтикасының тарихы һәм бүгенгесе турында сөйләделәр. Мәсәлән, бу көнне, Теләче мәктәбендә, «Гагарин декадасы»на багышланган тантаналы линейка узса, калган көннәрдә, башка мәктәпләрдәге кебек үк, мавыктыргыч чаралар – тематик дәресләр, викториналар, төрле квизлар, рәсем күргәзмәләре, кызыклы акцияләр узды, фильмнар күрсәтелде.

Укучылар «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәрестән тыш дәресендә сыйныф җитәкчеләре белән бергә бөек вакыйга — кешенең космоска беренче очуына 65 ел тулуны искә алдылар.

Шулай ук, Теләче мәктәбендә «Космик җиңүләргә 65 ел" дип исемләнгән Космонавтика көненә багышланган фотокүргәзмә эшләде. Стендларда
исемнәре тарихка мәңгегә язылган герой-космонавтларның портретлары куелган иде.


Шулай ук, райондашларыбыз атна буена. беренче кешенең космоска очуына 65 ел тулуга багышланган «Гагарин елмаюы» Бөтенроссия акциясенә дә кушылды.

Мәктәпләрдә «Гагарин декадасы»на багышланган укучыларның кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә эшләде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев