Бергәләп авыз ачтылар
Изге Рамазан аенда авылларыбызда Ифтар мәҗлесләре гөрли.
Кичә, ягьни 5 апрель көнне, аның чираттагысы, Караширмә авылы клубында булып үтте. Ифтар ашының беренчесен - эшмәкәрләр, икенчесен "Миләшкәй" фольклор ансамбле үткәрсә, бүгенгесе - авыл халкы, авыл мәчетендә җыелган сәдака хисабына башкарылды.
Караширмәлеләр иң элек Рафаэль Якупов башкаруында Корьән аятьләре, догалар тыңлады, бергәләп тәкьбир әйттеләр, ир -атлар янәшәдә генә урнашкан авыл мәчетендә намаз укыдылар. Азактан бергәләп, дустанә шартларда, авыз ачытлар.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев