Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Берләшмәсез клуб була алмый

16 февраль көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалган һәм 2022 елга бурычлар билгеләнгән киңәшмәдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов әнә шулай дип белдерде.

Һәм аларның санын гына түгел, эшчәнлекләренең дә нәтиҗәлелеген арттыру бурычын куйды. “Нәкъ менә шундый берләшмәләргә йөреп кеше үзенә җан азыгы таба, рухи үсеш кичерә. Бигрәк тә балалар, укучы яшьләр һәм өлкән буын кешеләре өчен бу аеруча мөһим. Әлегедәй берләшмәләр балаларга дөньяны танып белүдә, карашын киңәйтүдә тәүге адым булып торса, өлкәннәребез күңеленә яшәү дәрте өсти, вакытларын файдалы үткәрүгә ярдәм итә. Санга түгел, сыйфатка эшләргә тиеш алар”, - диде ул бу хакта ассызыклап. Моннан тыш, ул үзенең төрле чагыштыруларга һәм мәгълүматларга бай, тирән анализлы чыгышында 2021 елда районыбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Теләче районының яңадан “Берләшмәсез клуб була алмый” торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан бик күп мәдәни чаралар узуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә үткәрелгән “Түгәрәк өстәл”, чара барышында күрсәтелгән тамаша һәм күргәзмәләр, “Талантлы яшьләр – районыбыз горурлыгы”, “Моңнар агыла туган якта” дип исемләнгән халык иҗаты сәнгать фестивальләре, 30 август – Республика көне уңаеннан район мәдәният йорты каршында үткәрелгән “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” дип исемләнгән зур бәйрәм чарасы, Яңа ел тамашалары, мөгаен, шуларның иң күренеклеләре булгандыр. Болар барысы да зур әзерлек һәм хезмәт сорый торган чаралар. 

Бу хакта тулырак район газетасында.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев