«Без коррупциягә каршы» дип исемләнгән сөйләшү узды
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак искә алына. Тарихка күз салсак, әлеге дата 2004 елдан бирле билгеләп үтелә икән. Ел саен районыбыз мәктәпләрендә шул уңайдан хокук саклау органнарында эшләүчеләр катнашында очрашулар уза.
10 декбрь көнне , безның Иске Җөри урта мәктәбендә дә «Без коррупциягә каршы» дип исемләнгән сөйләшү узды. Чарада район прокуроры урынбасары Р.И.Ахуновта катнашты.
8-11 сыйныф укучылары коррупция темасы буенча белемнәрен күрсәттеләр, үзләре өчен файдалы белемнәр дә тупладылар. Җөри урта мәктәбендә белем алучылар дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең керемнәре хакында декларация бирергә тиешлекләрен, шулай ук югары хезмәт вазыйфаларын башкаручыларның якыннарына уңай шартлар тудырырга омтылыш ясаулары коррупциягә кергәнен дә белеп уздылар.
Бик күпләр коррупцияне авыру белән чагыштыра. Һәр авыруның килеп чыгу сәбәбе, аңа дәва һәм әлбәттә булдырмау өчен профилактика чаралары куллану да файда китерәчәк.. Әңгәмә барышында укучыларга мөгаллимнәр, табиблар тормыштан алынган вакыйгалар тәкъдим иттелде.
Район прокуроры урынбасары Р.И.Ахунов укучыларга коррупция турында бик файдалы материал тәкъдим итте. Укучыларның «Коррупцияне бөтенләй бетерү мөмкинме, коррупциянең уңай яклары бармы», - дигән сорауларга җавап бирде. «Безнең халыкта рәхмәт йөзеннән күчтәнәч “кыстырып” күрү гадәти күренешкә әйләнгән. Бу гамәлдән котылу юлларын эзләргә һәм кешеләрнең карашын үзгәртергә кирәк, дигән гомуми фикергә килделәр укучылар. Табибмы, укытучымы, я булмаса башка һөнәр иясеме, һәр кеше үз эшен башкара. Моның өчен хөкүмәттән хезмәт хакы түләнә. Киләчәктә укучылар сез дә хезмәт урыннарында эшлиячәксез, бу хакта исегездә тотыгыз», - диде ул сүзен йомгаклап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев