Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Без онытмыйча яшибез

Яз айлары матур бәйрәмнәргә бик бай. Әмма шулар арасында иң кадерлесе – Җиңү көне. Аны сугыш дәһшәтен күргән, сугыш ачысын үзе татыган ветераннар гына түгел, һәркайсыбыз көтеп ала. Җиңү көне безнең өчен күз яшьле, сагышлы, якты бәйрәм.

Күз яшьләре, кан коюлы рәхимсез сугыштан безне 78 ел аерып тора. 

Дәһшәтле сугыш! Безгә никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китергән. 1941 елның 22 июнендә фашистик Германиянең җинаятьчел һөҗүме белән башланган Бөек Ватан сугышы!..  Дошман халкымның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, тезләндереп, аның өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәндер. Ләкин ул бер хакыйкатьне аңламаган шул: илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары бар.

Бөтен кешелек дөньясы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын, шатлыклы күз яшьләре белән билгеләп үткән бу көннәрдә мин кадерле бабам (тормыш иптәшемнең бабасы) Әсгатъ Рәхмәтуллинны хөрмәт белән искә аласым килә.

 Әсгатъ Рәхмәтуллин 1939 елның ноябрь аенда Совет Армиясенә хезмәткә чакырыла. Ул Омскида, Новосибирскида хезмәт итә. Аннары Красноярск шәһәрендә хәрби училищеда укый, аңарга кече лейтенант званиесе бирелә.

  Ул хезмәт иткән дивизия Мәскәү өчен аяусыз сугышлар алып бара. Бабабыз шушы канлы бәрелешләр вакытында, 1942 елның 12 нче августында, каты яралана. Агач башына бәйләп калдырылган немец снайпере Әсгать бабайның уң кулын яралый. Немец снайперларына командирларны юк итү бурычы куелган була. Ә бабабыз бу бәрелештә кече командир вазыйфасын башкара. Дәвалану өчен аны Уфага госпитальгә озаталар. Ләкин бабам гомерлеккә уң кулын югалта...

1943 ел башында ул туган авылы Казакларга кайта һәм аның аннан соңгы тормышы Казаклар мәктәбе белән бәйле. Әсгать бабам Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетында читтә торып укый, аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Озак еллар мәктәп директоры булып эшли. Аның җитәкчелендә мәктәптә бердәм, үзара дус, эшчән укытучылар коллективы туплана.

Әсгать бабайның орден-медальләре аның төп нигезендә иң кадерле ядкарь булып саклана. Без аларны аның туган көнендә кадерләп кулга алабыз. Аларның акрын гына, моңсу гына бер-берсенә бәрелеп чыңлавы безгә Әсгать бабайның тавышы булып ишетелә.

Ватаныбыз фашистлар белән сугышта бик күп улларын һәм  кызларын югалткан. Безнең авылдан да сугышка ике йөз туксан бер кеше чыгып киткән. Туган авылыбызга шуларның йөз кырык өче генә әйләнеп кайткан.  Еллар узган саен, Җиңү көне бездән ерагая, ветераннар сафы сирәгәя, сугыш вакытында тормыш йөген үз җилкәсендә тарткан әби-бабайларыбыз саны да  кими бара.

Без авылдашларыбызны  горурланып искә алабыз. Алар истәлегенә салынган һәйкәл янына митингка барабыз, анда чәчәкләр куябыз.

Күп еллар узып, күңел яралары төзәлгәндәй булса да, йөрәк түрләрендә сугыш елы вакыйгалары әле дә саклана. Инде якты дөньядан китеп барган сугыш һәм тыл ветераннарын без һәрчак истә тотарга, исәннәрен хөрмәт итәргә тиешбез. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк!

 

Казаклар авылы китапханәчесе

Альбина Рәхмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев