Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ, БЕЗ ГОРУРЛАНАБЫЗ!

Җиңү көне алдыннан Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, педагоглар һәм ата-аналар район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре йортында кунакта булдылар.

Очрашуның темасы  «Дөнья балалары – сугыш балаларына»дигән исем астында узды. Зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре үз тәрбиячеләре Хуҗина Р.Г., Саетова Д.Р. һәм  музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р җитәкчелегендәге  концерт программасын тәкъдим иттеләр, балалар шигырьләр һәм җырлар башкардылар, матур итеп биеделәр.  Район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре  йортының кечкенә һәм уңайлы залында хөкем сөргән мизгелләр беркемне дә битараф калдырмады: хәтер музыкасы һәм төрле буыннарның очрашу шатлыгы тәрбияләнүчеләр һәм өлкәннәр хәтерендә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев